Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда украин хәрби командирлары тоткарланган


Феодосиядә Украинаның диңгез пехотасы подполковнигы Дмитрий Делятицкий һәм аның урынбасары Ростислав Ломтевны тоткарлап Русия боралагында билгесез тарафка алып киткәннәр. Бу хакта Украина саклану министры матбугат үзәге башлыгы Владислав Селезнев Facebookта язды.

Бүген иртән Русия махсус көчләре Украина өлеше диңгез пехотасын басып алды. Әлеге чарада боралаклар, тавыш чыгару гранаталары кулланылды, хәрби бүлеккә десант китерелде һәм ату тавышлар ишетелде. Яраланучылар бар.

“Җирле вакыт белән иртәнге алтыда хәрби бүлектән өч “Урал” йөк машинасы чыгып китте. Аның бортында украина диңгезчеләре булган. Куллары бәйләнгән булган”, дип хәбәр итә Селезнев.

Аның мәгълүматларына, караганда хәзер 60-80нән артык украин диңгез пехотачалары Феодосия порты җирлегендә кала. Аларга җинаять эше ачу белән яныйлар. Селезнев диңгез пехотачалырының беренче булып ут ачуы турындагы хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен әйтте. Алдагы көнне украина диңгез пехотачалары коралны складка тапшырып аны сакларга калган.

Шимбә көнне Бельбектагы хәрби бүлекне басып алуда бүлекнең командиры Юлий Мамчурны урланды.
XS
SM
MD
LG