Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:29
Кырымда Русия акчаларына күчү әкренләп барачак һәм 2016 елның 1 гыйнварына кадәр рубль һәм гривнаны кулланып булачак. Бу хакта Кырым банкы рәисе Николай Барилюк белдерде. Шул ук вакытта ярамутрауда рубль төп акча берәмлеге булып калачак: пенсияләр, хезмәт хаклары, стипендияләр рубльдә түләнәчәк. Әкренләп Русия валютасы украинаныкын кысрыклап чыгарачак. Мәскәү якын арада Кырымга ярдәм буларак бер миллиард сум бүләчәк.

Новости агентлыгы хәбәр итүенчә, ярымутрауда инде гривна акчасына кытлык башланган. Күп кенә коммерцияле банклар хисаплардан көненә 300-500 гривнадан күбрәк акча бирми. Банклар янында зур чиратлар хасил булган.

Әлегә банкларның язмышы да билгесез кала, чөнки аларның күпчеле Украин банкларының филиаллары.

XS
SM
MD
LG