Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә чит ил киноларын күрсәтүне киметмәкчеләр


“Бердәм Русия” фиркасе депутаты Роберт Шлегель кинотеатрларда чит ил фильмнарын күрсәтүне киметү турында канун өлгесе әзерләгән.

Бүгенге көндә кинотеатрларда нигездә американ фильмнары күрсәтелә. Канун өлгесе нигезендә исә чит ил режиссерларының эшләре 50%тан да артмаска, ә калганнары Русия фильмнары тәшкил итәргә тиеш булачак.

Әлеге канун өлгесе АКШның Русия түрәләренә кертелгән чикләүләренә бәйле булмавы әйтелә.

Шлегель сүзләренчә, шушы юл белән киноширкәтләрне Русиядә фильмнарны күбрәк төшерүгә кызыксындырып булачак. Бу хакта Каспаров.ру яза.

Элегрәк мәдәният министры Владимир Мединский кинотеатрлар һәм телевидениедә Русия фильмнарын күрстүгә квота кертергә кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, Русия киносына “ярдәм итү” өчен башка юл калмый.
XS
SM
MD
LG