Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда татар теле курслары ачыла


1 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниара коммуникация институтында халык өчен татар теле курслары башлана. ТР Министрлар Кабинеты теләктәшлеге белән оештырылган курслар июньгә кадәр эшләячәк. Бу хакта «Facebook»та «Мәгариф” журналы яза.

Укулар татар телен башлап өйрәнүчеләр һәм телне камилләштерергә теләүчеләр өчен ике төркемдә алып барылачак.
XS
SM
MD
LG