Accessibility links

Үзбәкстан президенты кызы ришвәт алуда шикләнелә


Үзбәкстан президентының олы кызы Гөлнара Кәримова TeliaSonera фин-швед телекоммуникацияләр операторына бәйле җинаять эшендә гаепләнүче буларак бара.

Reuters агентлыгы хәбәр итүенчә, Кәримова Үзбәкстанда эшләргә мөмкинлек булдыру өчен әлеге ширкәттән ришвәт алуда шикләнелә. Тикшерү TeliaSonera ширкәтенең 2007 елда аңа 350 миллион доллар түләвен белдерә. Акчалар Кәримова белән бәйле булган дип саналган Гибральтардагы Takilant фирмасына күчерелгән.

Элегрәк Швециядә Гөлнара Кәримованың акча юу эшендә катнашы булуы турында хәбәр таратылган иде.

Би-би-си Кәримова кулы белән язылган булырга мөмкин хатны бастыра. Анда Үзбәкстан президенты кызы үзенең Ташкентта өй сагында булуын, аны кыйнауларын һәм “көчле психологик басым” ясалуын язган.
XS
SM
MD
LG