Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:19

Чубаров кырымтатар җәмәгатьчелеге белән фикер алышты


25 мартта Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров Акмәчәттә кырымтатар җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашты. Ике сәгатьлек очрашуда Кырымдагы яңа вазгыять, кырымтатарларның бу вазгыятьтә нәрсә эшләячәге хакында фикер алышу булды.

Рефат Чубаров, Кырымга гаскәр кертелгән соң Русиядән, Татарстаннан килгән делегацияләр белән булган очрашуларда безне тынычлыкка чакырдылар, күрәсең Мәскәүдә кемдер безнең гәскәргә каршы чыгуыбызны көткәндер, диде. Хәзер дә Кырым хакимияте белән яңа Конституция проекты буенча сөйләшүләр бара, ләкин бу Конституция монда түгел, Мәскәүдә языла. Без үзебезнең тәкъдимнәрне алдан Мәскәүгә җәбәргән идек диде ул.

Билгеле булганча, Мәҗлес Кырым парламентындагы 100 депутат урынын квоталар буенча кырымтатарларга, украиннарга, урысларга – һәрберсенә 33 депутат урын аерылсын дигән тәкъдим ясалган иде, ләкин моннан соң Кырым парламенты кабул иткән карарда кырымтатарларына квота буенча тик 20 депутат урыны тәкъдим ителгән иде.

Очрашуда катнашканнар кырымтатарларга Кырым хакимиятендә катнашыргамы-юкмы, кырымтатарлар арасында аерым референдум үткерергәме-юкмы, Русия паспортларын алыргамы-юкмы, “кырымтатарлар һәм Украина”, “кырымтатарлар һәм Русия” кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Бахчасарайдан Диляра Сеитвелиева кырымтатарлар Кырымның асаба халкы була, моны кистереп әйтергә тиешбез, ни өчен без Кырымда башка халыклар да яши дибез? Аларның үз ватаннары бар, ә безнең Кырымнан башка урыныбыз юк, без Кырымның асаба халкы, моны беренче итеп әйтергә тиешбез диде.

Милли хәрәкәт активисты Куртсәет Абдуллаев халыкка кырымтатарларны Русия кануннары нигезендә нәрсә көткәнен әйтергә кирәк. “Иртәгә бернинди демонстрация, митинг үткереп булмаячак, чөнки Русия кануннары буенча бу җинаятькә тиң, безнең авызыбызны тыячаклар. Димәк без янә 60нчы елларда кебек милли хәрәкәтәбезне алып барырга тиеш булачакбыз”, диде ул.

Кырымның асаба халыклар фонды җитәкчесе Надир Бекиров, Украина кырымтатарларга 20 ел бернәрсә эшләмәде, мин моны яхшы хәтерлим, диде. Чубаровның исемен атамый гына аның сүзләрен китереп, ягъни, 23 февраль митингта Ленин һәйкәлен алырга, Регионнар фиркасеннән чыгарга һәм башка таләпләрне искә төшереп, сөйләгән сүзләрен үтәмәгән өчен Мәҗлес урыныннан китәргә, Корылтай таркатылырга тиеш диде. Яңа Корылтай сайларга кирәк, Кырым хакимияте белән эшне алып бару өчен хакимияткә кермәгән махсус эшче төркем оештырып эшләргә кирәк диде ул.

Чубаров исә хакимияткә эшләргә барган кешеләребез Мәҗлес әгъзалыгыннан, Корылтайдан чыгарга тиеш булачак, безнең милли органнар чиста булырга тиеш диде.

Русия паспортлары мәсьләсендә төрле фикерләр яңгырады, ләкин төп фикер шул булды: Русия паспортларын кешеләр алырга мәҗбүр булачак, украин паспортлары да аларда калсын, дигән фикер еш яңгырады.

Очрашуда ни өчен без безгә тәкъдим ителгән вице-премьер, вице-спикер урыннарына риза булабыз, ике югары урынның берсендә – йә спикер, йә хакимият рәисе кырымтатары булырга тиеш, шундый таләп куярга кирәк диелде.

Чубаров без урыннарда җирле хакимиятләрдә эшләгән кырымтатарларга, депутатларыбызга урындагы хакимиятләр белән эшләргә тәкъдим иттек. Әмма Кырымның үзәк хакимиятендә кешеләребезгә эшләргә ризалык бирәчәкбезме-юкмы – моны Корылтайда хәл итергә тиешбез. Кырымтатар Корылтаен беркем урыныннан ала алмый, аның сайланганына ярты ел гына булды. Бу соңгы үзгәрәшләр бер көнгә килмәгәндер. Бу үзгәрәш шартларында милләт яшәргә тиеш. Милләт яшәсен өчен милләт бу үзгәрәшләр эчендә булырга тиеш. Корылтай булган үзгәрәшләрне кабул итәчәкме-юкмы, бу мәсьәлә бар. Корылтай делегатларын халык сайласа да бу мәсьләдә, минемчә, аларның хаклары җитәрлек түгел, диде ул.

29 мартта Бахчасарайда узачак Кырымтатар халкы Корылтаена “Кырымдагы сәяси-иҗтимагый вазгыять хакында” дигән формаль мәсьәлә кертелде, ләкин анда кырымтатарларның язмышы белән бәйле мөһим карарлар алынычак дип көтелә, хәтта кырымтатар халкынынң Кырымда үзбилгәләү мәсьәләсе дә күтерелә ала.

28 мартта кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилевнең исә БМОның гомум мәҗлесендә чыгыш ясаячагы көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG