Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:44

Миңнеханов Татарстанда экстремизмны булдырмау өчен чаралар күрергә чакырды


Бүген Казан Кирмәнендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика иминлек шурасы һәм террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышы узды. Анда Татарстанда экстремизм һәм терроризмга каршы көрәштә хокук саклау оешмалары һәм район җитәкчеләренең бергәләп эшләү шартлары тикшерелде. Төп хисап белән Әсгат Сәфәров чыгыш ясады. Утырышта катнашучылар төрле чараларга карамастан, республикада радикал дини куркынычларның саклануын әйтте. Бу хакта Бизнесс-Online яза.

Татарстан президенты экстремизм очраклары пәйда булган район башлыклары һәм хокук саклау оешмаларын тәнкыйтькә тотты. Аерым алганда Чистай районы җитәкчелегенә һәм хокук саклау оешмалары башлыкларына шелтә белдерелде.

Миңнеханов сүзләренчә, экстремизм һәм террорчылыкны булдырмау һәм республиканың уңай үсешен тәүмин итү өчен дәүләт һәм муниципаль җитәкчеләр белән хокук саклау структуралары кырыc чаралар күрергә тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG