Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия мәхкәмәсе Твиттерны ачу карарын чыгарды


Төркия мәхкәмәсе Твиттер социаль челтәрен ачарга кушкан карар чыгарды. Әлеге карарның биш көн элек твиттерны япкан телекоммуникацияләр оешмасына мәҗбүри булу булмау турында билгесез.

Элегрәк Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның Твиттерны ябу турында янавы хәбәр ителгән иде.

Еврокомиссия әгъзасы, Европа берлеген киңәйтү мәсьәләләре өчен җаваплы Штефан Фюле Төркиядә Твиттерның томалануына борчылу белдерде.

Хокук яклаучылар һәм оппозиция ирекле сүз һәм мәгълүмат алуга хокуклар бозылуы турында әйткән иде. Хәтта Төркия президенты Абдулла Гүл дә әлеге тыю белән килешмәвен әйтте.
XS
SM
MD
LG