Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:23

Мансур хәзрәт Җәләлетдин: "Мөселман зиратына бәйләнү юньлегә түгел"


Казанда ислам дине торышы, мәчет-мәхәлләләрдәге вазгыять, гомумән, җәмгыятьтә исламга караш. Азатлык хәбәрчесе Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин белән әңгәмәдә шул көнүзәк мәсьәләләрне күтәрде.

– Мансур хәзрәт, бүген Мәрҗәни мәчете мәгълүмат кырыннан читтә кала дип уйламыйсызмы, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә үткән чаралар турында күбрәк әйтелеп, башка мәчетләр читтә калмыймы?

– Мәрҗәни мәчете элек-электән үк иң дәрәҗәле мәчетләрнең берсе булды. Заманында ислам дине кысрыкланган чорларда да безнең мәчет-мәхәлләдә дини-агарту эшләре туктатылмады, биредә олпат имамнарыбыз эшләде. Ә инде хәзер яңа мәчетләр салыну, аларда заманча төрледән-төрле чаралар узуга мин сөенәм генә. Мине 1995 елда Мәрҗәни мәчетенә мөхтәсиб итеп билгеләделәр. Ә инде 1996 елда Казан каласы имам-мөхтәсибе булдым. Ул вакытта Казанда өч-дүрт мәчет кенә иде. Хәзер башкалабызның 57 мәчетендә азан яңгырый. Мин Казандагы мәчет-мәхәллә имамнары белән уздырылган һәр җыелышта, ифтар мәҗлесләрендә, вәгазьләрдә: "Хәзрәтләр, тырышыгыз, мәдрәсәләр ачыгыз, балаларга курслар, лагерьлар булдырыгыз. Изге, хәерле эшләрдә бер-берегезне узышып эшләгез", дип еш әйтеп киләм. Мәрҗәни мәчете беркайчан да игътибар үзәгеннән читтә калмады, ә инде мәгълүмат чараларына килгәндә, алар бездә еш була, тик без беркайчан да “көн геройлары” булырга омтылганыбыз юк. “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге исә бик тә кирәкле һәм актив эш алып бара һәм моңа сөенергә генә кирәк.

Димәк, һәр мәчетнең үз эшчәнлеген җәелдерергә, әхлак дәресләре бирергә, дини белем бирү курслары ачарга мөмкинлекләре бар?

– Әлбәттә, “эшлим, булдырам, динебезне торгызам” дигән һәр дин әһеленә бүген бар мөмкинлекләр дә тудырыла. Бу эштә хөкүмәтебез дә ярдәм итә. Бина, җир кирәкме, мәчет төзибезме, мәдрәсәләр ачып балалар укытабызмы, хөкүмәт бу эшләрне хуплый һәм һәрвакыт төп ярдәмчебез булып тора. Уку-укыту программалары исә мәгариф һәм фән министрлыгында раслана.

– Алай да илдә мөселманнарның хокукларын кыерсыталар дигән хәбәрләргә ни диярсез?

– Әлбәттә, еш кына кайбер үзәк гаммәви-мәгълүмат чаралары аша исламны пычратып күрсәтү, юктан-бар ясап, сенсация артыннан куу кебек ямьсез күренешләргә күңел әрни. Республикада исә мин андый әйберләрне күрмим, бездә йөзләрчә милләт вәкиле яши һәм аларга үз диннәрен тотарга берни дә комачау итми. Дөрес, халыклар һәм диннәр арасында фетнә чыгару максатыннан, кайбер чиркәүләргә ут төртү кебек яман хәлләр булды. Ләкин шунысы анык, нинди генә гаепләүләр ташламасыннар, хакыйкый мөселман мондый эшкә бармый, фетнә чыгармый. Инде дә килеп, дөрестән дә мөселман вәкиле шундый юлга баскан икән, аның дине дә, дене дә юк һәм андыйларга карата, әлбәттә, канун нигезендә тиешле катгый чаралар күрергә кирәк. Башка төбәкләр турында мин ниндидер яхшы да, начар да фикерләр әйтергә теләмим, ә безнең Татарстанда мөселманнарга дини алгарыш өчен бирелгән мөмкинлекләр бихисап. Мәчет-мәхәлләребез торгызыла, мәдрәсәләр ачыла, Кол Шәриф мәчете сафка басты, “Ярдәм” үзәге эшчәнлеген хәзер чит илләрдән дә килеп өйрәнәләр. Шулай булгач, хөкүмәт тарафыннан диннәрне кысрыклау бара дип әйтә алабызмы? Юк. Моны күрә белергә һәм бу эшләрне Аллаһның ярдәм дип аңларга кирәк.

– Хәзрәт, тагын бер фикер бар, “Ярдәм”дәге хәзрәтләр күрмәүчеләрне кулланып үзләренә өстәмә дәрәҗә, балл җыя диючеләр бар.

– Әйдәгез, чапкан атның аягын тышауламыйк инде. Эшли торган, актив лидерларга һәрвакыт көнләшеп карау, яисә андыйлардан ниндидер гаеп эзләү кебек күренешләр, ни кызганыч, бар ул. Эшләми торган кешене генә белмиләр дә, аңа әйләнеп тә карамыйлар. Алма бирә торган алмагачка һәрвакытта игътибар бирәсең бит. Эшләгән кешенең ялгышлары, ниндидер төгәлсезлекләре булуы ихтимал, хаталардан беребез дә хали түгел. Эшлисе эшләребез, дин-исламны тагын да алга җибәрү юнәлешендә планнарыбыз бик күп һәм монда һәркемгә эш җитә. Тарихка күз салсак, совет чорына кадәр дә һәм инкыйлабтан соң да кайбер мәчетләр янында ятимнәр йорты бар иде, хәтта бай кешеләрнең үзләренең мәдрәсәләре булган. Меценатлар ярлы балаларны акча түләп укытканнар.

Бүген байлар мәдрәсәләргә ярдәм итәме?

– Төрле бизнес тармаклары җитәкчеләреннән, аерым шәхесләрдән мәчетләребезгә ярдәм бар, Аллаһка шөкер. Без моңарга кайта башладык. Әмма бүген бөтенесе уянып бетмәгәндер әле. Ләкин тамчыдан күл җыела, ярдәм кулы сузган эшмәкәрләребезгә без бик рәхмәтле.

– Мәчетләр бүген нәрсә хисабына яши ?

– Халык һәм аерым эшкуарларның сәдака акчасына. Ләкин ул гына җитәрлек түгел, чөнки мәчет-мәхәлләләрнең чыгымнары бик зур. Утка-суга бәяләр бик еш артып тора, хезмәткәрләребезгә дә тиешле эш хакын түлисебез бар. Мәчетләребез элек-электән үк мәхәллә халкы хисабына яшәгән. Менә үзегез фикер йөртеп, нәтиҗә ясагыз. Мәчетләребез тәүлек буе эшләп тора, җылы, якты, чиста зур биналар, тәхарәтханәләрдә җылы су, уңайлы намаз уку заллары. Халкыбыз шундый уңайлыкларның кадерен белсен, кулыннан килгәнчә ярдәм итсен иде. Моны әлегә бөтен кеше дә аңлап җиткерми.

Исламга карата илкүләм вазгытькә әйләнеп кайтсак, ни кызганыч, ислам динен ничектер каралтып күрсәтү очраклары бар бит.

– Без бит Русиядә, дөньяви җәмгытьтә яшибез. Ислам динен, кызганычка каршы, алдан әйткәнемчә, кайбер мәгълүмат чаралары бик начар яктан күрсәтәләр. Берәр кеше берәр кайда җинаять эшләсә һәм аның исеме Ибраһим яки Габдулла булса, аңа исламчы, террорчы дигән ярлык тагалар. Әгәр дә берәр җирдә башка милләт, дин вәкиле җинаять эшләсә, бу гади җинаятьче булып кала. Күптән түгел Мәскәүдә бер вәхши күпме кешене атып үтерде, аны дин белән бәйләмәделәр. Әмма ул кешенең исеме Таһир яки Ибраһим булса, аны ислам террорчысы диярләр иде. Мин еш әйтеп киләм, җинаять кылучы, бер гаепсез кешеләрнең гомерләрен өзүче, кан коелуга сәбәпче нинди генә милләттән, диннән булмасын, без андыйларны беркайчан да якламыйбыз, аларның гамәлләрен хупламыйбыз.

Димәк, халыкның дингә кайтуы, мондый яман күренешләрне киметер иде?

Һичшиксез, дин юлында булган кеше җинаять юлына басмый, Андый очраклар булса да, алар бик сирәк һәм ул бәндәләр инде юлдан язган. Безгә нәкъ менә шул күренешләрне кисәтү юлында динебезне киң куллану мәслихәт тә инде. Руслар да, керәшеннәр дә үз диннәренә кайта башлады, хәтта кайбер башка милләт вәкилләре ислам динен кабул итә. Ислам дине арасында да төрле мәзхәбтә торучылар бар. Аларны берничек тә инкарь итмибез, ләкин без Әбү Хәнифә мәзхәбе тарафдарлары һәм шул мәзхәбебезгә тугрылыклы булып яшәсәк иде. Без һәрвакыт тынычлык яклы, фетнә чыгарырга омтылучыларны. Ходай үзе хөкем итсен. Динебездә бердәмлек булсын, нинди генә проблемалар килеп чыкмасын, аларны тыныч юл белән, бер-беребезне кимсетмичә хәл итү кирәк.

Хизб ут-Тәхрир кебек оешмалар, җинаятьчел төркемнәрдән яшьләребезне ничек саклап калырга? Бу юнәлештә мәчетләрдә, мөфтият тарафыннан нәрсәләр эшләнә?

– 1980 елда Мәрҗәни мәчете имамы Әхмәт Зәки хәзрәт җомга вәгазен сөйләгәндә, залда бер кеше үз фикерен әйткән. Хәзрәт: "Мәчеттә өч кеше сөйли ала. Берсе – имам, икенчесе – имам сүз биргән кеше, һәм өченчесе – мактанчык. Башка кеше мәчеттә сөйләшмәс", дип бик ипләп кенә аңлаткан. Шуңа да халык, аеруча яшьләр арасында аңлату, мәсьәләнең асылына төшендерү җитми. Кайвакыт намаз вакытларында игътибар итәсең, намаз укучы нинди генә хәрәкәтләр ясап бетерми. Янына килеп, “син нинди мәзхәбтән, ни өчен намазда мондый сәер хәрәкәтләр ясыйсың”дип сорасаң, аның әле мәзхәбнең дә нәрсә икәнлеген белмәгәне ачыклана. Димәк, ул, кемнәндер күргән, башкалардан аерылып торыр өчен шул хәрәкәтләрне кабатлый да. Хизб ут-Тәхрир мәсьләсенә килгәндә дә шулай. Бар шундый төркемнәр, алар яшь буынны үз ягына бик тиз каратырга тырышалар. "Әйдәгез егетләр, барыгыз, эшләгез", дип. Үзләре качып кала, алар гайрәтле бит. Шул очраклардан саклап калу өчен вәгазьләр вакытында имамнарга намазга килүчеләргә даими рәвештә аңлату, үгет-нәсихәтне куллану бик кирәк. Ниндидер сәер күренешләргә тап булганда да дорфалык күрсәтергә кирәкми. Син дорфа булсаң, тагын да яманы, аны мәчеттән биздерсәң, ул әнә шул тәхрирчыларның кармагына эләгә дә инде.

– Мөфтият бу юнәлештә ни эшли? Яшь мөфтинең тәҗрибәсе бар дип уйлыйсызмы?

– Тәҗрибә вакыт белән килә. Аны бер мәктәптә дә, институтта да укытмыйлар. Осталык-остазлыкны сатып алып та булмый. “Мөфтият нәрсә карый” дип кычкыру бик җиңел, ә менә үзең нәрсә эшләдең соң, теге яисә бу проблеманы хәл иткәндә? Кемгәдер сылтап, “ул эшләсен” дип кенә булмый. “Бердәмлектә – көч”, диләр бит. Имамнарыбыз бер фикергә килеп, булган тәҗрибәләргә таянып һәм заманча алымнар кулланып хәрәкәт иткәндә, шәт иншаллаһ, уңышларга ирешербез һәм ислам динебез дә үсә барыр.

Республиканың дини тормышында бу хакта ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, зиратлар мәсьәләсе дә киеренке икән. Казанның "Мөселман зираты" тирәсендә дә ачыклыйсы һәм хәл итәсе проблемалар юк түгелдер?

Әлбәттә, бер эш тә җиңел генә бирелми. “Мөселман зираты” мәсьәләсендә дә шулай. Әлеге каберстан 2000 елда күпчелек халыкның соравы буенча төзелде. Аллаһ ярдәме белән коймалар куйдык, юлын салдык, мәчет тә төзедек, машиналар кую урыннары булдырык, сак хезмәте эшли, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату өчен шәригать кушканча башкарырга бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Безгә карап Киров өлкәсе дә үзләрендә шундый зират булдырдылар. Себер якларында канун нигезендә өч төрле зират бар. Алда торган төп проблема – шушы җирне рәсмиләштерү һәм төп идарәчене билгеләү. Безнең мәчет шушы зиратны булдыру өчен зур чыгымнар тотты, күпме корылмаларны сафка бастырды һәм бүгенге көндә дә биредә эш тукталганы юк. Алга таба да зират инфраструктурасын киңәйтү, мөселманнарыбыз ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен безгә дәүләт җитәкчелеге, шәһәр хакимияте, мөфтият белән бер фикергә килеп, башлаган эшебезне үзебезгә дәвам итү мөмкинлеге тудырылыр дип ышанам.

Мәскәү хәзрәте Шамиль Гәләветдинов, мөселманнарны югарырак дәрәҗәгә күтәрү теләге белән дип уйлыйм, махсус видео әңгәмәләр эшли, китаплар яза, очрашулар оештыра. Гомумән, динне генә карамый, бизнес тота, төрле яктан уңышларга ирешә. Заманча ысуллар белән уңышларга ирешергә мөмкинлеген аңлата. Сез бу күренешкә нинди фикердә?

– Халыкта шундый стереотип урнашкан: әгәр дә ул мөселман икән, димәк ул гыйбадәттә генә булырга тиеш. Пәйгамбәребез заманыннан бер кыйсса сөйлим. Бер кеше гел мәчеттә, намазда, гыйбәдәттә була икән. Пәйгамбәребез килгән саен моны күреп сорый икән:

– Кем соң бу? Бу кеше килгән саен гыйбәдәттә, бик изге кешедер бу? Гаиләсе, хатыны, балалары бармы соң аның?
– Бар.
– Ә ул гел гыйбәдәттә бит, аның гаиләсен кем тәэмин итә соң?
– Аның бертуган абыйсы бар, ул абыйсы эшли дә, энесенең балаларын карый да, ашата да, матди яктан да тәэмин итә.
– Менә ул изге кеше. Ул җәннәткә керәчәк" - дигән Пәйгамбәр.


Менә бу бер үрнәк. Бүген имамнар да каяндыр өстәмә акча табарга мәҗбүр. Мәсәлән, Мәрҗәни мәчетендә генә кышкы айларда 170 мең сум күләмендә җылылык өчен, 110-120 мең ут өчен түлебез, бу ай саен. Тагын өстемә салымнар да бар. Ай саен каян алып бетерәсең шул кадәре акча, әлбәттә берәр нәрсә кирәк. Китап кибетебез бар инде, ул да күп бирми. Шуңа күрә иман кешеләре фәкать дин белән генә шөгыльләнсә – булмый, эшкуарлык та, эшмәкәрләребез дә кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG