Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән татар яшьләре оешмасы рәсми теркәлде


Өлкә яшьләрен әйдәүче Сәет Тусмөхәммәтов
Өлкә яшьләрен әйдәүче Сәет Тусмөхәммәтов

Татар яшьләренең II өлкә форумында төп тема “Төмән өлкәсе татар яшьләр бердәмлеге” оешмасы Русия юстиция министрлыгында рәсми раслану үтү шатлыгын уртаклашу булды.

22 мартта шәһәр татар мәдәният үзәгендә татар яшьләренең II өлкә форумы үтте. Форумга милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе Евгений Воробьев, өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, шәһәр Думасы депутаты Ришад Җиһаншин чакырылган иде. Алар тәбрикләү сүзләрендә төрле яктан үсегез, милләтләр арасында тынычлыкны саклагыз, милли чараларда актив катнашыгыз, өлкә яшьләр координацион советында үзегезне күрсәтегез, олылар белән киңәшегез, уңышлар юлдаш булсын, дигән теләкләр юлладылар. Форумның ачылуы һәм оешманың рәсми юридик статус алуы белән тәбрикләделәр, сезне барыгызны да беләбез һәм булышырга һәрвакыт әзербез, диделәр.

Берләшмә җитәкчесе Сәет Тусмөхәммәтов оешманың тарихына, максатына, башкарган эшләренә тукталып үтте:

Өлкәнең актив яшьләре
Өлкәнең актив яшьләре
- Әле үткән ел гына биш еллык юбилеен каршы алган оешманың юлы 2007 елда актив студентлар “В контакте” социаль челтәрендә “Тюменское татарское студенческое сообщество” төркемен булдырудан башланып китте. Тиз арада виртуаль аралашу тормыштагы эшләргә күчте. Болар: очрашулар оештыру, утырышлар үткәрү, ял чараларын планлаштыру. 2008 елда Казанда бөтендөнья татар яшьләре форумында өлкә татар яшьләре оешмасын булдыру турында рәсми карар кабул ителде.

Форумның максаты: яшьләрнең милли үзаңнарын үстерү һәм аларны бергә туплау, төбәктәге мәдәни һәм милли проектларны үстерү кысаларында яшьләргә булышу.
Алинә Рамазанова үзе дә футбол буенча кызлар төркемендә чыгыш ясый
Алинә Рамазанова үзе дә футбол буенча кызлар төркемендә чыгыш ясый
Рәсми юридик оешма булып теркәлүебез дә зур шатлык, хәзер без өлкә татар яшьләрен төрле дәрәҗәдә рәсми рәвештә тәкъдим итә алабыз. Бүгенге көндә дә активистлар белән спорт, мәдәни-күңел ачу (кинолар карау, түгәрәк өстәлләр, бәйге-күргәзмәләр, концертлар, сабантуйлар оештыруда булышу, дискотекалар), дини темаларга чаралар уздырыла. Ел саен “Чәк-чәк Party”, “Мин татарча сөйләшәм” бөтендөнья акцияләре кысаларында оештырган бәйрәмнәребез төмәнлеләргә бик ошый.

Илдар Тузмөхәммәтов җитәкчеләр белән киңәшләшә
Илдар Тузмөхәммәтов җитәкчеләр белән киңәшләшә
Бөтендөнья күләмендәге корылтай, форумнарда катнашабыз. Шулай ук, берләшмә төрле иҗтимагый оешмалар, күрше төбәкләрдәге яшьләр мәдәни оешмалары, матбугат чаралары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Киләчәктә өлкәдә татар халкы мирасы буенча тарихи-мәдәни объектларга экскурсия программаларын төзүдә үз өлешебезне кертергә планлаштырабыз.

Аннары дини кыйммәтләр турында Руслан Мамеев, Алинә Рамазанова спортта сынатмаулары, Рәзил Шәймәрдәнов “Себер йолдызы”, “Татар егете” бәйгеләренең әһәмияте, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән эшләү буенча Конгрессның башкарма комитеты урынбасары Илсөяр Кәримова өлкә Конгрессы кысаларында үз эшләрен башкарган массакүләм мәгълүмат чаралары белән таныштырды.

Форумның нәтиҗәсе итеп резолюция кабул ителде. Анда татар телен үстерү, саклау, тарату; сәламәт тормыш алып бару; татар гаиләсенең кыйммәтләре, традицион ислам турында аңлаткан, милли массакүләм мәгълүмат чараларын популярлаштыру кебек эшләр башкару каралган иде.
Берләшмәнең беренче җитәкчесе Руслан Мамеев
Берләшмәнең беренче җитәкчесе Руслан Мамеев
Төмән өлкәсе татар яшьләре I өлкә форумы 2011 елда үтте һәм анда оешманың җитәкчесе Руслан Мамеев иде. Ул: “Без әзерлекне алданрак башлаган идек, катнашучылар да өлкәнең төньяк шәһәрләреннән дә, татарлар күпләп яшәгән районнардан да килгәннәр иде. Анда кабул ителгән резолюциядәге эшләр уңышлы башкарылып килә, интернет сайт ачуны планлаштырган идек тә, ул гына тормышка ашмаган әлегә. Тик “В контакте” төркемендәге 4 меңләгән татар белән эшлисе җиңел, иң төп планнар үтәлеп киләләр.

Берләшмәне Конгресс канаты астына алучы Ринат Насыйров
Берләшмәне Конгресс канаты астына алучы Ринат Насыйров
Юридик яктан рәсмиләшү дә оешма исеменнән төрле грантлар алуда, конкурсларда катнашырга мөмкинлек бирә. Гомумән, яшьләр арасында зур күтәрелеш сизәм мин: алар бергәләшеп велосипедларда сәяхәткә чыгып китәләр, тимераякта шуалар, шул ук вакытта кыю темаларга әңгәмәләр үткәрәләр, йолаларны да онытмыйлар, мәчетләргә дә сәяхәт итәләр, күпләре татарча сөйләшмәсә дә, туган телләрен яхшы аңлыйлар һәм өйрәнергә омтылалар, алар рухлары белән татарлар”, дип сөйләде.

Чыгышлар барышында җитәкчеләр дә сорауларга аңлатма биреп киттеләр, сөйләшергә, аралашырга кирәк, һәрвакыт килеп туган хәлне чишү юлларын табарга була, диделәр. Форум яшьләрнең үзара фикер алышулары белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG