Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:14

Русия фәннәр академиясе яңа низамнамә кабул итте


Өч академиянең гомум җыелышы яңа берләштерелгән Русия фәннәр академиясе уставын кабул итте. Анда барлыгы «элекке Русия фәннәр академиясе», медицина фәннәре академиясе һәм авыл хуҗалыгы академиясеннән 1428 кеше катнашты һәм аларның күпчелеге бу карарны хуплап тавыш бирде. 13 каршы булды, өчесе тоткарланып калды.

Яңа низамнамә Русия фәннәр академиясен реформалау турындагы яңа канун таләпләренә туры китереп әзерләнде. Русиядә академияне реформалау турындагы канун өлгесенә каршы берничә айлап каршылык чаралары барды.

Җыелышта шулай ук низамнамәне килештерү өчен Русия хөкүмәтенә җибәрү турында карар кабул ителде.

XS
SM
MD
LG