Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам оешмасы кырымтатарлары иминлегенә борчылу белдерә


Ислам хемәттәшлеге оешмасы кырымтатарлары иминлеге өчен борчылу белдереп аларның хокукларын хөрмәт итәргә чакырды. Бу хакта оешманың рәсми сәхифәсендә урнаштырылган мөрәҗәгатьтә әйтелә.

«XX гасырда үз ватаннары булган Кырымнан куылган кырымтатарлары күргән михнәтләрнең кабатлануына юл кую ярамый», диелә анда.

Шулай ук оешма документында кырымтатарларының ватандашлык, дини, мәдәни мирас һәм милек хокуклары яклануы мөһим булуы әйтелә.
XS
SM
MD
LG