Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:56

Себер татарларының Әмәл бәйрәме берничә татар авылында гөрләтеп узды, Тубыл шәһәр мәдәният үзәгендә Нәүрүзне бергәләшеп каршы алдылар. Төмәндә 29 март көнне иҗтимагый оешмалары беренче мәртәбә зур Нәүрүз бәйрәме оештырачак.

Әмәл һәм Нәүрүз бәйрәмнәренең мәгънәсе бер – алар көн һәм төн тигезләшкән вакытта төрки халыкларындагыча яңа ел һәм яз килүне билгеләп үтеләләр.
Икесе дә борынгыдан килгән бәйрәм, төрки халыкларда зурлап каршы алалар.

- “Әмәл” борынгы иранча яз аеның исеме һәм гарәпчәдән “өмет” дип тәрҗемә ителә, - дип сөйли бу турыда Земфира Шәрипова. – Гадәттә, бәйрәм алдыннан һәр җирне җыештыралар, вак акча, конфетлар әзерлиләр, башка сый-нигъмәтләр пешерәләр.

Әмәл көнне иртән үк авылның барлык кешесе кырыйдагы беренче өй янына җыела. Җавап итеп хуҗалар аларны әзерләнгән бүләкләре белән куандыралар һәм бәйрәмнең башланганлыгын һәркемгә дә ишетелерлек итеп хәбәр итәләр. Шулай бу бәйрәм төркеме: “Әмәле котлы булсын!” дип һәр өй янына туктап котлый. Түбән Әремзән авылында олысы-кечесе – ике йөзләгән кеше бүләкләр җыюда йөгереп йөрделәр. Шулай бүләк җыялар

Шулай бүләк җыялар


Өлкәннәр дә Әмәлне шулай шатланып каршы алулары, авыр елларда да бүләкләр таратырга мөмкинлек табулары турында сөйлиләр. Без дә бала-оныкларыбызга аның асылын аңлатырга тиеш, алар да аның әһәмиятен аңлап дәвам итсеннәр.

Тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиева: “Бәйрәмдә матди хәленә карап һәркем бүләк өләшергә тырыша, бу авылдашларына хөрмәтне аңлата. Кем баллы әйберләр, кайберәүләр шырпы тартмасына салынган кәгазь акчалар, вак акчалар ыргыталар. Кайберәүләр ераклардан махсус кайталар. Әгәр берәр сәбәп белән кайта алмый калсалар, таратырга әзерләнгән акча янчыгын алдан ук туганнарына калдырып китәләр. Халык аларны тырышып җыя, чөнки бу бүләкләр өйгә уңыш, муллык китерә дип исәплиләр. Кичен һәр өйдә бәйрәм өстәле корыла”, диде. Һәркем үзенә ел буе уңыш килүенә өметләнә

Һәркем үзенә ел буе уңыш килүенә өметләнә



Себердә XVII-XVIII гасырларда иран һәм Бохара эмиратыннан килгән һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләрдән соң сакланып калган Әмәлне Вагай районында “Сатака” дип тә йөртәләр. Әгәр бер йортта әйбер таратмасалар: “Сатакасын аяган, күтен карга таяган! (Садакасын жәлләгән, шуны арты белән карга этәргә)”, - дип кычкырганнар. Элегрәк бәйрәмгә махсус рәвештә “көлцә” (камырдан ясалган ашамлык) пешерә торган булганнар.

Тубыл себер-татар мәдәният үзәгендә Нәүрүзне каршы алдылар. “Биредә узган Нәүрүз, Әмәл бәйрәмнәре халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, яшь буынны борынгы йолалар белән таныштыру максатыннан оештырыла, - дип хәбәр итте бу турыда Римма Умитбаева. - Бәйрәмне “Мирас” бию ансамбле ачып җибәргәннән соң, Нәүрүз сылулары тамашачыларны кәнфитләр белән сыйладылар. Тубылда бәйрәмдә катнашучы сабыйлар

Тубылда бәйрәмдә катнашучы сабыйлар


Алып баручы Айгөл Мәүлекәева сәхнәдән бәйрәмнең мәгънәсе турында сөйләде. Ул Тубыл районының татар авылларында Нәүрүзне Әмәл, Садака, Көлцән дип әйтүләре белән таныштырды, такмакларын җырлап та бирде. Сәхнәдә концерт программасы мәдәният үзәге артистларының җыр-биюләре, балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Татар халык авыз иҗатыннан сәхнәләштерелгән “Аулак өй” күренеше күрсәтелде. Монда татар халык җырлары, такмаклары яңгырады, уеннарда яшьләр актив катнаштылар. Кунаклар фойеда оештырылган Гөлфәния Тимербаеваның, Варвара Черкашинаның кул эшләреннән оештырылган күргәзмә белән дә таныштылар. Салкын кышны озату чарасы: “Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз, язгы яңа елыбыз!” – дигән җылы теләкләр белән йомгакланды”.

Төмәндә дә 29 мартта “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сарае янындагы мәйданда казах, кыргыз, таҗик, үзбәк иҗтимагый оешмалары беренче мәртәбә зур Нәүрүз бәйрәме оештыралар. Програмда милли сәнгать, кул эшләре, аш-су күргәзмәләре, спорт чаралары, милли уеннар каралган. Шул ук вакытта концерт залында иҗат коллективларының матур концерты булачак.

XS
SM
MD
LG