Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:03
Кырымтатарлары милли мәҗлесе лидеры, Украина депутаты Мостафа Җәмилев Брюссельдә Европа шурасы утырышында Кырымдагы вәзгыять һәм АКШка сәфәре максаталары турында сөйләде. Бу хакта аның шәхси сәхифәсе яза
29 мартта узачак кырымтатарлары халкының чираттан тыш корылтаенда Кырым киләчәге өчен мөһим булган карар кабул итәчәк.

«Без кырымтатарлары арасында үз референдумыбызны уздырачакбыз», диде ул.

Җәмилев Европа шурасы парламентарияләре алдында хисап тотты. Ул «Демократик реформалар һәм Украина мисалы» дигән форумда катнашты һәм 16 мартта Кырымда узган референдум турында үз фикерләрен җиткерде.

«Русиянекеннән аермалы буларак безнең референдум ялган булмаячак. Нью-Йоркта һәм БМОның иминлек шурасында мин бу проблеманы күтәрергә телим», диде ул.

Җәмилев сүзләренчә, Русия кырымтатарлары уздырачак референдумны трансляциялүне мөган тыяр.

«Шул вакытта инде бөтен дөнья Русиянең кырымтатарлары хокукларын якларга җыенмавын күрәчәк”, диде ул.

Җәмилев сүзләренчә, террордан куркып кайбер кырымтатарлары хатын-кызлары һәм балалары Кырымнан китәргә мәҗбүр булган. Шулай ук ул Кырымны басып алуга реакциянең җитәрлек булмавын әйтте.

XS
SM
MD
LG