Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:18

Татарстанда чиркәүләр яндыру эше нигезендә, 22 мөселман җавап тотачак


Татарстанда «Түбән Кама нефтехим» оешмасына ракета ату һәм православ чиркәүләрне яндыру өчен барлыгы 22 мөселман җавап тотачак. Бу хакта Идел буе федераль бүлгесе прокуратура хезмәткәрләре утырышында Русия баш прокуроры урынбасары Сергей Зайцев әйтте.

Әлеге мөселманнарның якыннары яллаган адвокатлар исә, бу мөселманнарны газаплау нәтиҗәсендә, алар гаепләрне үзләренә алырга мәҗбүр булган дип белдерә. Әлеге адвокатларның күбесе бүген бу мөселманнар янына эләгә алмый.

Русия мөселманнарын яклау комитеты идарәсе башлыгы Әлмирә Жукова әйтүенчә, Татарстанда кеше хокукларын яклау өчен җаваплы вәкил мөселманнарны газаплаулар өлкәсендә берни эшләми һәм хәзер ул Русия кеше хокуклары шурасына мөрәҗәгать итәргә җыена.

XS
SM
MD
LG