Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада калфак чигү түгәрәге ачылды


Чигү үрнәге
Чигү үрнәге

Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" һәм "Ак калфак" оешмалары, "Азатлык" татар яшьләре берлеге калфак тегү һәм чигү түгәрәге ачты. Аның тәүге утырышы 27 март башкаланың Халыклар дуслыгы йортында узды.

Чара үзешчән сәнгать әһелләренең “Калфагым” тамашасы белән ачылды. Тамашада төрле төстәге тукымадан калфак тегеп егетнең мәхәббәтен яулаган кыз хакында сүз барды. Артабан “Сәхибҗамал” оешмасы рәисе Динә Морзакаева сүз алды:

– Башкортстанның “Ак калфак” татар-хатын-кызлары оешмасына яңа баш сайланганнан соң без уртак чаралар уздырырга килешкән идек. Беренче чара итеп калфак чигү түгәрәге оештырырга булдык. Аңа югары уку йортлары студентлары чакырылды. Ни өчен калфактан башларга булдык – чөнки ул татар-хатын-кызларын гүзәллек алиһәсенә күтәрүче милли сәнгать әсәре. Киләчәктә милли ашлар пешерү буенча да шундый чаралар уздырырга исәплибез.

Аннан соң Уфада беренче тапкыр калфак киеп йөри башлаган һәм аларны күпләп тегеп, чигеп тараткан шагыйрә Дилә Булгакова сүз алды:

– Илдә үзгәртеп-корулар башланган чорда калфаклар белән кызыксына башлаган идем. Мин бик күп калфаклар чигеп тараттым, аларның саны да билгесез. Танылган җырчы Зөһрә Сәхәбиеваның һәр күлмәгенә калфак чиктем. Үземнең калфакларым алтмыштан артык. Калфак эшләү авыр түгел. Моның өчен тукыма, энә-җеп һәм энҗе-сәйләннәр кирәк. Энҗе-сәйләннәр кыйммәт түгел, аларны махсус кибетләрдән сатып алырга була.

Артабан сүзне “Ак калфак” оешмасы рәисе Люция Вафина алды:

– Өч төрле калфак бар. Зур, уртача һәм кечкенә калфаклар. Зур калфаклар тантаналы җирләргә кию өчен чигелә. Кечкенә һәм уртачаларын көн дә файдаланып була. Дөрес, соңгы чорда сәхнәгә кечкенә декоратив калфаклар киеп чыгу да гадәткә кереп бара. Калфакларның үлчәме каралмаса да, алдан махсус өлге ясарга кирәк. Тышлыгына хәтфә, бәрхет, эчлегенә сатин яки ситсы тукыма кулланырга мөмкин. Түгәрәк һәм дүртпочмаклы киергеләр кулланганда эш күпкә җиңеләя.

Калфак чигү өчен махсус җайланмалар да бар. Аны кулланганда ике куллап чигеп була. Мин киләчәктә калфак кигән татар кызларын ешрак очратырмын дип өмет итәм. Ул матурлык өчен генә түгел, күз тиюдән дә саклый. Аны кигәч башларыбызны күтәребрәк йөрергә мәҗбүр булабыз. Калфак төшмәсен дип.

Калфак тегү түгәрәгенең беренче утырышында кызлар алдагы утырышка ниләр алып килергә кирәклеген белешеп, исемлекләр төзеделәр. Калфак барлыкка килү тарихы, аның уңайлыклары турында сөйләшү уздырдылар.

Киләчәктә татар мәдәни чараларында калфак өлгеләрен сәхнәдән күрсәтү, калфак күргәзмәләре оештыру, Нәүрүз гүзәлләре бәйгеләрендә финалга узган кызларны калфак чигәргә өйрәтеп, сәхнәдә үз калфакларында чыгару кебек тәкъдимнәр яңгырады. Калфак тегү һәм чигү дәресләрен видеога төшереп телевидение һәм интернет аша халыкка җиткерү фикерләре дә хуплап кабул ителде.
XS
SM
MD
LG