Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:31

Күптән түгәл Татарстан интернетында яңа сәяси блог барлыкка килде - “Европалы Татарстан”. Ул Европа кыйммәтләренә таянып алга баруны, Русиядә федерализм принципларына тугры калуны алга сөрә.

Азатлык "Европалы Татарстан" блогының баш мөхәррире Артур Хаҗиев белән әңгәмә корды.

“Европалы Татарстан” блогын башлау фикере кайдан килде?

– Бу блогның барлыкка килүе – табигый күренеш. Русия халкы шактый югары тизлек белән сәясиләшә, 2000нче елларда булган “йокыдан” уяна. Фикердәш кешеләр туплана, оеша башлый - беренче чиратта интернетта, шуның аша үз фикерләрен тарата. Татарстан дәүләтчелегенең Европа юнәлешендәге үсеше тарафдарларының оешынуа да гаҗәпләнәсе юк. Бу күренеш башка ягы белән дә табигый. Соңгы 25 ел эчендә Татарстан дәүләтчелеге яши алуын исбатлады, беренче этапта оешты. Әйе, кимчелекләре, проблемнары бар, ләкин бу барыбер тарихи факт. Шулай да безнең сәяси өлкә артта калды, ул республиканың киләчәк перспективаларын кайгыртырга әзер түгел. Күпчелек кеше бүгенге тормышны уңай бәяли, шуңа күрә Татарстанның үсү юлы турында сөйләшүне кирәксенми. Ләкин без беләбез: алга бармау – артка бару дигән сүз. Республиканың үсеш перспективаларына карата комплекслы караш белән кемдер барыбер чыгарга тиеш иде. Шуңа күрә “Европалы Татарстан”ның барлыкка килүе шактый табигый.

Нигә Европалы? Нигә йолдызлар? (блогның логотибында йолдызлар сурәтләнгән)

Артур Хаҗиев, Европалы Татарстан блогының баш мөхәррире

Артур Хаҗиев, Европалы Татарстан блогының баш мөхәррире

– Европалы Татарстан – ул республиканың сыйфат яктан халәте. Без нәкъ шуңа омтылабыз. Блогның исеме зур мәгънәгә ия, ул чыннан да безнең республика киләчәгенә фундаменталь карашыбызны яктырта. Ул – үсеш кичергән демократик институтлары, бәйсез һәм гадел мәхкәмәләре, ирекле мәгълүмат чаралары, үзәгендә ирекле кеше булган дәүләт. Кеше өчен яшәргә уңайлы булган дәүләт.

“Европалы Татарстан” йомшак социаль-демократик позицияләргә таяна. Бу шулай ук ватандашларның тигезлеге һәм мультикультурализм дигән сүз (блогны башлаучылар арасында республиканың рус ватандашлары да бар). Әлбәттә, барлык бу мәсьәләләрдә без Татарстан дәүләтчелеге позициясеннән чыгып фикер йөртәбез.

Сезнеңчә Татарстан евроинтеграция процессларында катнаша алырмы?

– Иманым камил, Татарстанның евроинтеграция процессларында катнашуы – бу безнең сәяси карашыбыз мәсьәләсе түгел. Бу тарихи процессның мантыйгы. Без, Европа берлеген иң уңай интеграция үрнәге буларак күрсәк тә, эш Европа берлегендә булуда гына түгел.

Бүгенге дөнья глобальләшә бара. Бөтендөнья дәрәҗәсендә глобальләшү - интеграциянең беренче этабы. Төбәк интеграциясе – икенче, иң мөһим этап. Сүз таможня чикләүләрен бетерү һәм бердәм икътисади зона оештыру турында гына түгел. Интеграция мәгариф, уртак фәнни проектлар, илләр арасында хәрәкәт итү чикләүләрен бетерү дә. Һәм һичшиксез, берлектә катнашучы илләр уртак кыйммәтләр, шул исәптән сәяси кыйммәтләлр кабул итәргә тиеш.

Европа интеграциясенә килгәндә, анда бит Европа берлеге илләре генә катнашмый, аннан тыш илләр дә керә. Төрле тарихи, менталь һәм икътисади сәбәпләр аркасында безнең республика да бу зур гомумевропа җирлегенең бер өлеше булып тора. Җитмәсә, башка интеграцион зоналар безнең республикага географик сәбәпләр аркасында туры килми.

Таможня (Евразия) берлегенә килгәндә, анда катнашучы илләрдә икътисад югары дәрәҗәдә түгел, фәнни потенциал юк. Иң мөһиме - берлек әгъзалары таянырлык кыйммәтләр системасы юк анда. Ә евроинтеграция кыйммәтләре турында без ни әйтә алабыз? Канун каршында һәркемнең бертигез булуы, бәйсез мәхкәмә, ватандашларның үз дәүләтенең киләчәген билгели алу, үсү иреклеге - иҗаттан башлап сәясәткә кадәр.

Таможня берлеге безгә нәрсә тәкъдим итә? Гомосексуализмга каршы көрәшме? Гафу итегез, бу бит җитди түгел. Европа интеграциясе һәм Таможня берлеге арасындагы көндәшлек турында сүз дә була алмый. Иң күп дигәндә, таможня берлеге гомумевропа интеграция җирлегендә икътисади яктан интеграцияләшкән кайбер илләр төркеме була ала.

Блогта яктырту өчен темаларны ничек сайлыйсыз?

– Безнең өчен ике төрле темалар бар: Татарстанга бәйле булганнары һәм тышкы дөнья темалары. Тышкыларын, шул исәптән Русия эчендәгеләрен, без Татарстан призмасы һәм аның мәнфәгатьләре аша карыйбыз.

Шактый күп статистик мәгълүмат белән эш итәсез. Нинди чыганакларга таянасыз?

– Кулланган мәгълүматның дөреслегенә шактый җитди карыйбыз, шуңа күрә рәсми статистика яки берничә тапкыр тикшерелгән саннар белән эш итәргә тырышабыз.

Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда Татарстанның икътисады, социаль өлкәсенең үсеш дәрәҗәсенә нинди бәяләмә бирер идегез?

– Әлбәттә, башка төбәкләр белән чагыштырганда безнең республика алда бара. Ләкин ирешелгән саннарга куанып утыру - олы хата. Бүген ирешкән дәрәҗә - иртәгәге үсешнең нигезе. Бүген сәнәгатьне үстердегез икән - иртәгә икътисадның өченче һәм дүртенче секторын, фән өлкәсен үстререргә кирәк. Бүген авыл хуҗалыгын кризистан коткарып кала алдыгыз икән - иртәгә заманча технологияләр кертеп, дөньякүләм уңыш җыю дәрәҗәсен куып тотырга кирәк. Бүген ватандашларның керемен минималь дәрәҗәдә күтәрдегез икән - иртәгә дәүләт системасын үсеш кичергән илләрдәге кебек дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. Үсеш - ул туктый торган процесс түгел. Бүген яхшы дәрәҗәдә туктасаң, иртәгә ул инде начар дәрәҗә булачак.

Шуңа күрә башка төбәкләр белән чагыштыру Татарстанга бәяләмә бирү өчен нигез булырга тиеш түгел. Алга барасыбыз килсә, безгә үзебезне иң алдынгы илләр белән чагыштырырга кирәк. Шуннан нәтиҗә ясарга.

Җитмәсә, Татарстан ирешкән югары икътисад дәрәҗәсе республика халкының яшәү дәрәҗәсенә туры килми. Моның ике сәбәбе бар: беренчедән республика һәм федерация җәмгыятендә системалы проблемнар бар, икенчедән Русиядә бюджет федерализмы юк. Ягъни без күп акчаны Мәскәүгә җибәрәбез.

Мәскәү дигәннән, Татарстанның федерал үзәк белән хәзерге мөнәсәбәтен ничек бәяләр идегез?
– Икътисади яктан караганда ул колония һәм метрополия мөнәсәбәтенә охшаган.


Татарстан бюджетында керемнең бары тик дүрттән бер өлеше генә кала, башкасы Мәскәүгә китә. Ниндидер өлеше соңыннан төрле програмнар аша кайта, ләкин эчтәлеге үзгәрми: иң бай төбәкләрдән саналган Татарстан акчасының дүрттән бере белән генә идарә итә. Бу нормаль күренеш түгел.

Сәяси өлкәдә дә охшаш вазгыять. Мин аны ике гыйбарә белән тасвирлар идем: республиканың вәкаләтләрен аулау һәм Татарстанның федерал үзәк белән элек ирешелгән килешүләрне бозырга тырышу.

Менә хәзер Кырым кризисы вакытында без Казан һәм Мәскәү арасында мөнәсәбәтләрнең хәзерге моделен күрдек. Аңлашыла бит: Русиянең Кырымдагы сәясәте Татарстан мәнфәгатьләренә каршы килә. Көнбатыш белән араны бозу Русия икътисадына, шул исәптән Татарстанныкына да зыян сала. Шулай ук Мәскәү кырымтатарлары мәнфәгатьләренә дә каршы бара. Нәтиҗәдә Татарстанның Кырым кризисын үзе теләгәнчә чишү мөмкинлеге һәм иреге булмады.

Гомумән, бу проблемнар безне түгел, ә федерал үзәкнең үзен дә борчырга тиеш. Федератив дәүләтнең ныклыгы “сепаратизмга каршы кануннар” һәм кырыс хакимият вертикаленә нигезләнергә тиеш түгел. Менә СССРда сепаратизм өчен утырталар иде, дәүләт нык үзәкләштерелгән иде. Кая соң ул дәүләт хәзер? Федератив дәүләтнең ныклыгы аның субъектларына киң шартлар тәэмин итүгә нигезләнергә тиеш. Субъектларга федерал мөнәсәбәтләр кысаларында үз мәнфәгатен, үз перспективаларын кайгыртыр өчен шартлар тудыру зарури. Федерал үзәккә менә шуның турында уйларга кирәк иде ул, ә безнең республика җитәкчесенең атамасын алыштыру турында түгел.

Әйе, ул канун да 2015 елда гамәлгә керәчәк. Татарстан өчен президент вазифасын саклап калу мөһимме?

Мәскәүнең бер гаҗәеп сәләте бар - чишергә мөмкинлек булган вакытта яңа проблем чыгару.
– Моны бик яхшы аңларга кирәк: Татарстанда президентлык институтын бетерү - бер кеше тоткан вазифаның атамасын алыштыру гына түгел. Бу – беренче чиратта билгеле бер трендның өлеше. Мин элгәрерәк әйтеп үткән трендның өлеше. Ул тренд – Русиядә федерализмны бетерү, Татарстанның дәүләтчелеген юкка чыгару. Ләкин бу тормышка ашмаячак. Мәскәүнең илдә бер генә президент калдыру карары соңгы 10 ел эчендә алып барылган сәясәткә бик яхшы туры килә - төбәкләрдә вәкаләтләрне, икътисади автономияне бетерү. Ләкин бу гел дәвам итә алмый. Заманалар үзгәрә, без моны үзебез дә күреп торабыз.

​Президент атамасын бетерү карары, сүз уңаеннан, ул федерал конституциясенең берничә маддәсенә каршы килә, шул ук сериядән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG