Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар Корылтае нинди карарга килер?


Узган елның гыйнварында узган Корылтай җыелышы
Узган елның гыйнварында узган Корылтай җыелышы

29 март шимбә көнне Бакчасарайда кырымтатар халкы Корылтае җыелышы узачак. Көн тәртибендә бер мәсьәлә - Кырымдагы сәяси-иҗтимагый вазгыять һәм милли үзидарә органнары вазифалары.

Корылтайда катнашачак 250 делегат алга таба кырымтатарлар Русия-Кырым хакимиятләре беләнме, Украина беләнме, яисә үзләренең Кырымда асаба халык буларак үзбилгеләнү хакында бер карар чыгарачакмы? Бу мәсьәләләргә, билгеле инде, төрле карашлар бар.

Делегат булган кырымтатар эшмәкәрләрнең бер өлеше яңа шартларда эшләрне дәвам итәргә мәҗбүр булачакбыз дигән фикердә торсалар, милли хәрәкәт ветераннарыннан кайберләре яңа шартларда узган гасырның 60нчы еллардагы милли хәрәкәт ысулларына кайтырга кирәк булачактыр, ягъни, яңа хакимиятләргә каршы көрәшергә диләр. Мәҗлеснең сәясәте белән соңгы елларда риза булмаганнар исә Украина соңгы 23 елда кырымтатарларына нәрсә эшләде дигән мәсьәләне күтәреп чыга. Болар инде Русия белән эш итәргә дигән фикерне турыдан-туры якламасалар да, эшләргә кирәк булачак диләр.

Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров, кырымтатар жәмәгать оешмалары белән булган очрашуда Кырымга кергән көч бер көнгә килмәгәндер, безгә яңа шартларда яңача эшләргә кирәк, дигән иде.

Яңа шартларны кабул итмәгән һәм итмәячәк кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев исә дөнья буйлап йөреп төрле очрашулар үткәрә. Ул Украинаның бөтенлеген саклау, Русия гаскәрләрен Кырымнан чыгарырга кирәк дигән таләбен Европада, АКШта, БМОда яңгырата.

Кырымтатарларның төп өлеше исә яңа хакимиятне кабул итми. Русия Кырымга кергәч, мондагы төрле шовинистларның кырымтатарларына басымы артачак дигән фикердә. Украина гаскәрләре Кырымнан чыгарылгач, Украин яклы Кырымда тик кырымтатарлар калды дияргә мөмкин һәм алардан үч алачак көчләр Кырымда хәзер баш күтәреп баралар. Менә шундый төрле позицияләр.

Корылтайның карары Мостафа Җәмилев БМОдан нинди сигнал китерәчәге белән дә нык бәйле. Килеп чыккан вазгыятьтә корылтай кискен карар алачагы икеле. Шундый карар алса да, ул Кырым хакимиятендә эшләячәк кырымтатарларны тәкъдим итү мәсьәләсен дә үз өстенә ала белер. Моның ике сәбәбе бар. Беренчедән, Мәҗлес кадрлар мәсьәләсен, ягъни Кырым хакимиятендә эшләячәк кырымтатар вәкилләрен даими үзе билгеләп тәкъдим итә иде. Икенчедән, бүгенге Кырым хакимияте моны теләмәсә дә ризалашырга мәҗбүр, чөнки Мәҗлес артында халыкның күпчелеге тора. Ә Кырым хакимияте Мәҗлескә каршы торган төрле вак-төяк кырымтатар көчләре белән Мәҗлес үзе эш итсен дигән позициядә тора.

Хакимият белән вакытлыча булса да эш итәргә кирәк дигән делегатлар арасында Мәҗлес әгъзалары да бар. Ләкин алар Мәҗлеснең, Корылтайның карарын көтәләр. Әгәр дә алар чынлап та хакимияттә эшләргә теләк белдерсәләр, зур ихтимал белән алар Мәҗлес әгъзалыгыннан чыгарга тиеш булачак.

Хакимияттә эшләүнең бер зур аргументы шул - 2014 елга кырымтатарларны урнаштыру програмына Кырым хакимияте 22 млн доллар, якынча 240 млн гривня акча аерачагын вәгъдә итте. Мондый зур күләмдә акча Украина ягыннан бер вакытта да аерылмаган иде. Шуның өчен бу акчаларны кырымтатарлар мәсьәләренә эшләтү өчен Мәҗлес аларны контрольдә тотырга омтылачактыр. Ә моның өчен аңа үз кадрларын тәкъдим итүдән башка юлы юк. Әгәр дә Мостафа Җәмилев Нью Йорктан кайтып Корылтайда катнаша алса, карарлар бөтенләй икенче, ягъни Русияне танымау ягына борыла ала.

Корылтайда кырымтатарлар арасында бу мәсьәлә буенча референдум үткәрү кебек карар да алынуы мөмкин. Референдум үткәрелсә, бу инде Мәҗлес өчен дөнья җәмәгатьчелеге алдында Кырым мәсьәләсендә тагын бер аргумент була ала. Тик аны Кырым хакимиятләре танымаячакларын да фараз итәргә мөмкин. Мондый референдум нәтиҗәләрен кырымтатар халкы киләчәктә куллану ихтималы да юк түгел.

"Авырткан башка тимер тарак"

Ул арада Корылтайда милләт язмышын хәл итәчәк мөһим мәсьәләләр белән бергә тагын бер тәкъдим ясалачак дип көтелә - мииләтнең исемен үзгәртү турында. Корылтайның ревизия комиссиясе бу хакта белдерү таратты. Русиягә кушылгач кырымтатарларның дөнья җәмәгатьчелеге өчен Кырымдагы "татар диаспорасы" булып кына калу куркынычын исәпкә алып комиссия милләт исемен гасырлар буена яшәгән җиргә бәйле "кырымнар" атамасына кайтарырга чакыра. Әлеге тәкъдимне кертүче Али Өзенбаш бу адымны нәкъ хәзер эшләү кирәклеген Азатлыкка болай дип аңлатты.

"Яңа хөкүмәт корыла. Яңа конституция язылачак. Кырымтатарлар дигән милләт юк. Татарлар Татарстанда яши. Бүгенге көндә безне милләт буларак яклаучы юк. Без милләт тә саналмыйбыз. Монда руслар беренче килде, диләр. Руслар "кануни, тарихи яктан бу безнең җир", диләр. Безнең аларга "сез хаксыз" дип әйтергә, без монда җирле халык дияргә бер дәлилебез юк. Безнең гасырлар дәвамында исемнәребез үзгәрде, каныбыз үзгәрде, динебез үзгәрде - мөселман булдык. Ләкин бөтен бу вакыт без бу җирләрдә яшәдек, әмма исбатлый алмыйбыз. Безнең исемебез хөкүмәтләргә бәйле түгел, бу җиргә бәйле. Кырым ханлыгы булган, "Кырымтатар ханлыгы" түгел, "Татар" ханлыгы да түгел. 1924 елда Совет Кырым җөмһүрияте төзелгән, "татар" исеме юк анда. Шуңа милләтебезне "кырым" исеменә кайтару мәсьәләсен корылтайда күтәрәчәкмен," диде Али Өзенбаш.
XS
SM
MD
LG