Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия журналистлары – җиңүчеләр исемлегендә


Фәнзилә Салихова
Фәнзилә Салихова

Казанда үткән "Татар рухы һәм каләм" бәйгесендә Удмуртиянең татар журналистлары ике номинациядә җиңүчеләр исемлегендә аталды.

Республиканың Можга җирле телевидениесенең татар тапшырулары авторы Эльвира Насыйбуллина авыл тормышы сакланышын яктырткан сәхифәләре өчен дипломга ия булды. “Минем Удмуртия” каналында балалар өчен “Күңелле кыңгырау” тапшырулары авторы Фәнзилә Салихова балалар өчен иң яхшы журналистик материал номинациясендә җиңүче дип табылды.

Фәнзилә Салихова - Удмуртиядә танылган журналист. Җирле каналда телевизион “Безнең вакыт” һәм балалар өчен “Күңелле кыңгырау” тапшыруларын әзерли. Шул ук вакытта ул “Татарстан Яңа гасыр” каналының Удмуртия филиалы хәбәрчесе дә.

Фәнзилә Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлап, Ижауга килә. Биредә Удмуртиянең милли тормышына башы белән чума. Яшь белгеч “Яңарыш” газетасының беренче санын әзерләүдә дә актив катнаша. Ул “Удмуртия” дәүләт телерадиокомпаниясендә телевизион “Хәерле кич” тапшыруларын озак еллар алып барды. Тапшыруларда Удмуртия татарлары тормышына багышланган вакыйгалардан тыш, балалар белән сәхифәләр әзерләүгә күп көч куйды. Шуңа да республикада җирле канал барлыкка килгәч, анда “Күңелле кыңгырау” – балалар тапшыруын әзерләүга алынды.

”Балалар өчен тапшыруның девизы – һәр малай-кыз үзен сынап карый ала”, дип ассызыклап үтте Фәнзилә Салихова. Кемдер тапшыруларны алып бара, кемдер сәхифәләрне әзерләүдә катнаша, кемдер шигырь ятлый яисә тәҗрибәләр куя. Әмма бер шарт - барысы да татар телендә эшләнә.

Тантанада. Журналист Эльвира Насыйбуллина сулдан өченче
Тантанада. Журналист Эльвира Насыйбуллина сулдан өченче
Беренче тапшыруларны алып баручы малай-кызлар хәзер инде югары уку йортларында белем ала. Әмма алар белән журналист даими элемтәдә тора икән. Балаларның тормышта үз юлларын табуы, ана телен кулланулары да аны кызыксындыра. Кайбер балалар татар милләтенә хезмәт итә икән, монда үзенең дә өлеше бар дип сөенә ул. Фәнзилә Салихова сүзләренчә, Ирек Гыйләҗев Казан консерваториясендә белем ала, Дилия Әхмәтшина Казанда мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлады, татар җырларын матур башкара. Инсаф Шәрипов Казанда югары белем ала.

Балалар өчен һәр язучы да иҗат итә алмый. Һәр журналист балалар өчен тапшырулар әзерли алмый. Бүгенге заман малай-кызлар телендә аралашып, аларны мавыктырырлык темалар табуы җиңел түгел. “Кечкенәләрне кызыксындыру өчен балаларча фикер йөртергә кирәк”, диде Фәнзилә.

Балалар тапшыруы өлкәннәрнекеннән сәхифәләре белән аерылып торырга тиеш дигән максат куя журналист. Малай-кызлар мәгълүматны туган телендә алырга тиеш, шул ук вакытта ул аңлаешлы да булсын. “Күңелле кыңгырау”ның һәр чыгарылышында малайлар төрле тәҗрибәләр куя.

Фәнзилә Салихова "Сабантуй" газеты мөхәррире Айдар Гыймадиев белән
Фәнзилә Салихова "Сабантуй" газеты мөхәррире Айдар Гыймадиев белән
Аларны журналист эзләп таба, әмма малайлар үзләре татар телендә сөйләп, барысын да үзләре эшли. Бу сәхифәне укучы Дамир Мөсифуллин алып бара. Ул аны кызыклы итеп саный икән, әле кич әти-әнигә дә күрсәтәчәкмен дип уртаклаша икән. Текстларны да Фәнзилә үзе яза. Аларның балалар күңеленә хуш килүен алып баручы Айдарның реакциясеннән күреп белә. Ул елмаеп та утыра, яисә көлеп җибәрә икән, димәк, текст – уңышлы.

Балалар бакчалары нәниләре, мәктәпләрнең татар сыйныфлары укучылары чыгышларын әзерләргә тәрбиячеләр һәм укытучылар, әлбәттә, балаларның әти-әниләре ярдәмгә килә. Фәнзилә Салихова сүзләренчә, алардан башка тапшырулар шулай еш чыга алмас иде.

“Күңелле кыңгырау” тапшыруының 2011 елда Мәскәүдә “СМИротворец” бәйгесендә лауреат булуында, 2014 елда Казанда “Татар рухы һәм каләм” бәйгесендә балалар өчен иң яхшы журналистик материал номинациясендә җиңү яулавында аларның да өлеше зур дип билгеләде журналист.

Тапшыру озак еллар бөтен гаилә әгъзаларын зәңгәр экраннар каршына җыйсын һәм малай-кызларга туган телебезне өйрәнүдә этәргеч булсын дигән теләк зур.
XS
SM
MD
LG