Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда "Язгы тамчы" бәйгесе үтте


Иң нәни башкаручылар - Динара Муслимова һәм Алисә Галимова
Иң нәни башкаручылар - Динара Муслимова һәм Алисә Галимова

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге оештырган музыкаль бәйге быел 21нче мәртәбә оештырылды. Җиңүчеләр 25 апрельдә республикакүләм фестивальдә катнашачак.

Талантлы балаларны барлап, татар музыкаль сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләп, татар зыялыларын үстерүне Удмуртия татар иҗтимагый үзәге үзенең бурычы итеп куйды. Ике дистә ел элек милли үзәк төрле уен коралларында уйнаучы татар балаларын беренче тапкыр бәйгегә җыйган иде. Ул балаларның күбесе махсус музыкаль белем алып, төрле дәрәҗәле коллективларда эшли яисә балаларга белем бирә. Хәзер музыка серләренә төшенүче малай-кызлар осталыгын «Язгы тамчы» бәйгесендә сыный. Быел бәйге 21нче тапкыр оештырылды.
Укытучы Лилия Хәлиуллина (с) шәкерте Альмира Гарифуллинаның әнисе Ләйсән белән рәхмәт хатын укыйлар
Укытучы Лилия Хәлиуллина (с) шәкерте Альмира Гарифуллинаның әнисе Ләйсән белән рәхмәт хатын укыйлар
Бәйге Ижауның Халыклар дуслыгы йортында узды. 1нче сәнгать мәктәбе укытучысы Лилия Хәлиуллина бәйгегә үзенең флейтада уйнаучы яшь укучысын алып килгән. Сәнгать мәктәбендә татар һәм катнаш гаиләләрдән балалар күп. Лилия Хәлиуллина үзе дә ТИҮ оештырган беренче бәйгеләрдә катнашкан. Әмма күбрәк рус һәм чит ил композиторлары әсәрләрен уйнаган. Бүген ул үзенең шәкертләрен татар музыкаль сәнгате белән күбрәк таныштыра.

“Без Удмуртиядә яшибез, кызыбызны үзебезнең моңнарыбызны белеп үссен дип сәнгать мәктәбенә дә, “Асылъяр” ансамбленә йөртәбез. Әмма татар моңына мәхәббәт иң беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнергә тиеш”, диде Альмираның әнисе Ләйсән ханым.
Владислав Лебедев чыгыш ясый
Владислав Лебедев чыгыш ясый
Бер-бер артлы төрле музыка уен коралларында малай-кызлар татар композиторларыбыз әсәрләрен, халкыбыз көйләрен башкарды. Баян, аккордеон, думбра, гитара, флейта, әлбәттә, фортепианода татар көйләре яңгырады. Балаларның барысы да диярлек милли киемнәрдән булуы да бәйгегә бәйрәм хисе кертте.

Сәнгать мәктәпләрендә, музыка көллиятендә малай-кызларны музыка уен коралларында уйнарга башка милләт вәкилләре өйрәтә. Әмма укытучылар татар һәм катнаш гаиләләрдә үсүче балаларга татар композиторлары әсәрләре белән таныштыруны да үзләренең бурычы итеп саный. “Илья Васиуллин музыка көллиятендә укый, ул - катнаш гаилә баласы. Аңа әле сигез генә яшь. Малайның татар музыкасына омтылышы зур. Шуңа да програмада каралган әсәрләрдән тыш татар халык көйләрен дә өйрәнәбез. Ул аларны зачетларда да уйный. Әйтергә кирәк, яратып уйный”, диде Илья Васиуллинның укытучысы Дмитрий Пермяков.
Сания Хәсәнҗанова аккордеонда уйный
Сания Хәсәнҗанова аккордеонда уйный
Бәйгегә Хәсәнҗановлар гаиләсе белән килгән. Кызлары Сания бәйгедә чыгыш ясаганда әти-әнисе бик дулкынланып торды. “Сания инде тугыз ел аккордеонда уйнарга йөри. Беренче елларда,эшкә йөргән кебек, аны атнасына өч тапкыр мәктәпкә илттем. Балага өстәмә белем бирергә кирәк. Шуңа башка эшләрне калдырып тордым”, дип уртаклашты Саниянең әнисе Светлана. Кызының татар көйләре белән кызыксынуына әтисе Линар да бик шатлана. Өйдә дә тыңларга яраталар икән.

Саниянең аккордеонда җитез, музыканы аңлап уйнавы залда утыручыларны да, жюри әгъзаларын да гаҗәпләндерде.
Тимур Сабиров әбисе белән
Тимур Сабиров әбисе белән
Кыллы уен кораларында да уйнаучылар оста башкарулары белән гаҗәпләндерде. Тимур Сабиров гитарада, Никита Сидоров баянда, Владислав Лебедев скрипкада халкыбыз көйләрен башкарды.

Тимур Сабиров бәйгегә әбисе белән килгән. Өлкән буын оныгының татар көйләре белән кызыксынуына сөенә. Тимур инде үзе дә көйләр яза икән. Киләчәктә егет үзенең музыкаль төркемен булдыру турында хыяллана.

Әлеге бәйгенең ачышы – Руслан Вәлиевнең баянда һәм Равил Талиповның флейтада уйнавы булды. Балалар өчен уен коралларын үзләштерү авыр хезмәт. Җиңел һәм җитез итеп уйнау өчен аларга күп сәгатьләр шөгыльләнергә кирәк бит. Равил әле мәктәп укучысы гына, Руслан инде музыка көллиятен тәмамлый, Казанда консерваториядә белем алырга нияте. Дуэт бик уңышлы чыгыш ясады.
Булат Исхаков
Булат Исхаков
Жюри әгъзалары Гайсә Талипов, Динә Тимергалиева, Светлана Кайсина быелгы конкурста катнашкан балаларның чыгышларын югары бәяләде. Балалар катлаулы әсәрләр өйрәнгән. Ике дистәдән артык катнашучы бер генә әсәрне дә кабатламады. Иң мөһиме, алар һәр әсәрнең эчтәлеген аңлап, югары дәрәҗәдә башкарды.

Удмуртия ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов һәр катнашучының чыгышын чын күңелдән сөенеп күзәтте. Бу балаларның киләчәге музыка белән бәйләнмәсә дә, алар күңеленә татар моңы сеңгән, күзләреннән очкын сибелә, диде бәйгене оештыручы.

Бәйгедә катнашкан балаларга ТИҮ рәхмәт хатлары тапшырды. Аларның иң осталары 25 апрельдә республикакүләм фестивальдә катнашачак.
Динара Муслимова (с) һәм Алиса Галимова
Динара Муслимова (с) һәм Алиса Галимова


XS
SM
MD
LG