Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иоффе: "Кырымның яңа конституциясендә татарларга квота булмаячак"


Кырымда әзерләнгән яңа конституциядә кырымтатарларга идарә оешмаларында квоталар каралмаган, дип белдерде аннексияләнгән Кырымның Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, Конституция комиссиясе башлыгы Григорий Иоффе.

"Квоталар бирү Кырымның элекке Югары шурасы тәкъдиме иде, бу карар Кырымның Русиягә кушылуына кадәр кабул ителгән. Русия кануннары нигезендә милли квоталар була алмый", диде Иоффе.

Кырымтатар Мәҗлесе елларча Кырым идарәсендә кырымтатарларның да булу мөмкинлеге өчен эшчәнлек алып барды. 16 мартта узган референдумга кадәр Кырым хакимиятләре татарларга идарә органнарында 20% квоталар булачак, дип белдергән иде. Белгечләр баштан ук шулай булачагын фаразлады.

Бүген Бахчасарайда Кырымтатар милли мәҗлесе корылтае уза. Украина Югары радасы депутаты Мостафа Җәмилев АКШта сенатор МакКэйн һәм Вәкилләр пулаты спикеры Бейнер белән очраша.
XS
SM
MD
LG