Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:21

Болгар һәм Зөягә туристларны җәлеп итү юллары тикшерелде


27 мартта Казан Кирмәнендә Татарстан тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу вакыфының химая шурасы утырышы узды. Чарада сүз Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә туристларны җәлеп итү турында барды.

Узган ел Болгарга 192 мең, Зөя утрау-шәһәрчегенә 108 мең кеше килгән. Әлеге туристлык урыннарында төзекләндерү эшләре уйланылганча бара. Әмма хәзер инде бу җирләргә туристларны җәлеп итү белән шөгыльләнергә дә вакыт җитте, дип белдерде утырышны алып барган Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев.

Аның сүзләренчә, Болгарга туристларны җәлеп итү өчен төрле алымнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйтик, шуларның берсе - археология парклары булдыру. Шулай ук мәктәп укучылары, университет студентлары өчен дә Болгарга сәяхәтләр оештыру зарур.

"Болгарга халыкны күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Бигрәк тә балаларыбыз безнең тарихны белсен өчен тырышырга кирәк", дип белдерде ул.

Миңтимер Шәймиевтән соң чарада Татарстанда яңа оештырылган туристлык агентлыгы җитәкчесе Сергей Иванов чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда республиканың Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә туристлар килү сизелерлек арткан. Әйтик, бу күрсәткеч 2010 ел белән чагыштырганда Болгарда дүрт тапкыр диярлек, ә Зөядә исә унбер тапкырга диярлек күтәрелгән.

Иванов үз чыгышында Болгар һәм Зөядә туристлар өчен булган кайбер уңайсызлыкларга тукталып, тәкъдимнәр кертте.

"Бүгенге көндә әлеге урыннарда турист көймәләренә елга портлары төзелгән булса да, туристлар өчен сервис үзәкләре юк. Зөядә машина калдыру урыннары да булдырырга кирәк. Шулай ук музей объектларында бердәм хезмәттәшлек тә җитенкерәми. Моны чишү өчен бердәм билет системасы кертергә кирәк.

Аннан соң бу объктларда туристларның иминлеген дә кайгыртырга кирәк. Кешеләр теләсә кайда машиналар белән үтеп кереп, туристларның иминлеген куркыныч астына куймаска тиеш. Шулай ук бу урыннарга килгән туристларның күңел ачуын тәэмин итү өчен төрле чаралар уздыру да зарур. Әйтик, бу урыннарда йөзү урыннары булдыру, велосипед, тимераяк, спорт җиһазларын арендага алу үзәкләрен дә булдырырга кирәк. Заманча технологияләрне эшкә җигеп Wi-Fi зоналары һәм туристлар өчен мобиль өстәмәләр кертү дә таләп ителә. Боларга өстәп төрле телләрдә эшли торган аудио һәм радио гидлар системын да булдыру кирәк.

Туристларга музей объектлары арасында хәрәкәт итү өчен шулай ук сигвей, электромобиль, велосипед мөмкинлекләре дә тәкъдим ителсә яхшы була. Болгар һәм Зөядә туристларны тарихи киемнәр кигән экскурсоводлар каршы алырга тиеш. Моны эшләргә була, Мәскәү музейларында туристларны җәлеп итү өчен әлеге мөмкинлектән файдаланалар инде. Туристлар өчен биергә кирәк икән, экскурсоводлар биеп тә күрсәтергә тиеш. Хәзерге заманда ансыз булмый", диде ул.

Сергей Ивановның чыгышын Миңтимер Шәймиев вакыт-вакыт үз тәкъдимнәре белән бүлдереп алды.

"Бу тәкъдимнәргә өстәп мин әлеге урыннарда яшьләрнең өйләнешүләрен дә уздырырга тәкъдим итәр идем. Ә нигә булмасын? Матур урыннар бит", дип әйтеп китте ул.

Болгар һәм Зөядә туристлыкны үстерүгә багышланган утырыш хәйран озак барды. Чара Татарстан президентының социаль мәсәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионованың кыска чыгышы белән тәмамланды. Ул тарихи һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының 2013 елда башкарган эшләренә тукталды.

Миңтимер Шәймиев фондның акчасын бары тик максатчан эшләргә генә тотарга чакырып, халыктан җыелган акчаны әрәм-шәрәм итмәскә өндәде.

"Кешеләр биш сумнан алып бер миллионга кадәр фондыбызга ярдәм итә. Бу акчалар бары тик хәйриячелек өчен генә тотылырга тиеш. Бу бик мөһим. Мондый зур эшне бергәләп башкарып туристларны тарихи җирләребезгә җәлеп итәргә кирәк", дип белдерде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG