Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:44

Кырымтатар корылтае үзбилгеләнү турында карар кабул итте


Кырымтатар халкы Корылтаеның 29 мартта узган чираттан тыш сессиясе берничә мөһим карар кабул итте. Шуларның иң мөһиме – кырымтатар халкының Кырымда төп халык буларак үзбилгеләнү турындагы карар.

Рифат Чубаров корылтайда чыгыш ясый

Рифат Чубаров корылтайда чыгыш ясый

"Бу карарга нигезләнеп Мәҗлес кырымтатар халкының тарихи ватаны – Кырымда милли дәүләтчелеген, ягъни милли-территориаль кырымтатар автономиясән барлыкка китерәчәген игълан итә. Кырымтатар мәсьәләсе шундый дәрәҗәгә чыкты ки, аны чишү юллары инде БМОга, конфликтка кергән тарафларга бәйле булачак. Без милли-территориаль автономиябезне барлыкка китерүнең хокук, сәяси яктан процедураларны башлаячакбыз. Моннан соң беркемнең дә безнең хакыбызны танымыйча Кырымда эш итәргә хакы булмаячак", диде Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров.

Корылтай эшендә катнаша аламаган кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев АКШта БМО утырышында 31 мартта чыгыш ясарга әзәрләнә. Корылтай кабул иткән карар аның кулында дөнья җәмәгатьчелеге алдында бер зур аргумент була ала.

Корылтайда кырымтатар халкы арасында референдум үткәрү турында сүз булса да, референдум мәсьәләсе каралмады.

Корылтайда катнашучылар

Корылтайда катнашучылар

Кырымтатарлар Кырымның үзешчән хөкүмәтендә катнашырга тиешме-юкмы дигән мәсьәлә делегатлар арасында көчле һәм озын бәхәсләргә китерде. Кайбер делегатлар дөнья һәм кырымтатарлар танымаган Кырым референдумыннан соң танылмаган хакимияткә кереп эшләсәк, димәк без аны таныйбыз дип чыгабыз, ә без бит бу референдумны бойкот иттек диде. Икенчеләр, Мәҗлес, Корылтай хакимияткә беркемне дә тәкъдим итмәсен, кем теләсә – барып эшләсә эшләсен, диделәр. Өченчеләр исә, безгә халкыбызны уйларга кирәк, аның алдына иртәгә чыгычак мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булачак, без кемгә мөраҗагать итәчәкбез – хакимияткә керергә кирәк булачак, диделәр.

Җәмилев АКШтан бу хакимияттә катнашмаска чакырды. Ахырда сүз алган Корылтай делегаты булмаган ATR телеканалының иганәчесе һәм хуҗасы, Мәскәү эшмәкәре Ленур Ислямов, бер кеше диссидент була ала, ләкин бөтен халык мондый юл белән бара алмый, диде.

Ленур Ислямов корылтайда чыгыш ясый

Ленур Ислямов корылтайда чыгыш ясый

“Безнең ATR каналы, күрәсәздер, соңгы көннәрдә фронтның алгы сафында тора, бүген безне бөтен дөнья карый, ләкин безгә басым арта, мин инде күпмедер вакыттан бирле Мәскәүдә түгел, гәиләм белән Кырымда яшим. Сез миңа үлемгә бар дисәгез – мин барам, ләкин без уйларга тиешбез. Без мәнә "Хайтарма" фильмын Төркиягә [андагы кырымтатарларга – ред.] алып бардык. Карадылар, күзләрендә бер тамчы яшь күрмәдем, шуның белән бетте, чөнки алар сөргенлекне күрмәгән кешеләр. Без һаман 18 майны искә алабыз, мин моны аңлыйм, безгә яшәүне дәвам итергә кирәк. Безне кешеләр аңламый, бу халык нәрсә теләгәнен аңламыйлар. Казан таталары килеп китәләр, алар үз юллары белән баралар инде, бәлки безгә дә шул юл белән барыргадыр? Менә сез хакимияттә катнашу катнашмау турында сөйлисез. Кирәк булса, мин барыйм шул хакимияткә, анда үз кешеләребездән бер эшчән команда төзеп бирим”, диде Ленур Ислямов.

Корылтайда катнашучылар

Корылтайда катнашучылар

Озак бәхәсләрдән соң Корылтай делегатлары Кырым хакимиятендә катнашу-катнашмау мәсьәләсен Мәҗлес карамагына калдырдылар.

Русия паспортларын алу-алмау мәсьәләсендә Корылтай Мәҗлес юристлары биргән киңәшкә таянып эш итергә тәкъдим итте, ягъни Русия паспортларын алганда кырымтатарларга украин паспортларыннан ваз кичмәскә диелде.

Шуны да эйтергә кирәк, элекке Корылтайларда Украинадыгы сәяси көчләрнең вәкилләре кунак булып килә иде, бу юлы алардан беркем дә булмады, бер котлау хаты да укып ишеттерелмәде. Чубаров моны Украинада сәяси көчләр президент сайлауларына керешеп, бүген үз корылтайларын уздыралар дип аңлатты. Ә менә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Корылтайга килеп чыгыш ясап делегатларны сәламләделәр, кирәк булса төрле мәсьәләләрдә ярдәмче булырга вәгъдә иттеләр.
[Бизнес-онлайн видеосы]

Корылтайда ревизия комиссиясе рәисе, делегат Али Озенбаш кырымтатарларның исемен КЫРЫМЛЫ дип үзгертергә кирәк дигән тәкъдим белән чыккан иде, аңа “Кырым“ газетасы баш мөхаррире Бекир Мамутов һәм башкалар да кушылды, ләкин бу тәкъдимне 248 делегаттан нибары 50гә якын делегат хуплады. Бу мәсьәлә шуның белән бетте.

Әлеге мәсьәләне күбрәк шул ”Кырым” газетасы тирәсендә бер төркем кешеләр инде еллар буе күтәреп килә, ләкин бу эшнең нәтиҗәсез булуына карамастан аны һаман ни өчендер Корылтайда үткәрергә тырышалар. Хәлбуки бу мәсьәләне башта галимнәр өйрәнсен, чөнки бу гыйльми мәсьәлә була ала, аны сәяси карарга чыгару дөрес түгелдер. Шулай да соңгы җанисәп вактында кырымтатарларны бүлгәләү максаты белән исемлеккә КЫРЫМ милләте дә кертелгән иде. Ул вакытта үзен КЫРЫМ дип атаганнар 100 кешедән артмаган иде. Бу инде Казанда татарлар һәм болгарлар мәсьәләсе кебек бер мәсьәлә булса кирәк.

Корылтай карарларыннан соң Мәҗлес 30 март якшәмбе көнне җыелып, Кырым хакимиятенә кемне дә булса тәкъдим итү-итмәү мәсьәләсен тикшерергә җыена.

Мәҗлес әгъзаларының бу мәсьәләгә карата фикерләре: Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Джелял
Мәҗлеснең президиум әгъзасы Әминә Авамилева
Алушта Мәҗлесе рәисе Әнвәр Арпатлы
Мәҗлеснең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Али Хамзин
Мәҗлес әгъзасы Абдураман Эгиз

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG