Accessibility links

Җир сәгате чарасы Татарстанда да үтте


Җир сәгате чарасы Татарстанда да үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:29 0:00

Җир сәгате акциясе Татарстанда да үтте

Төрле илләрдә 2007 елдан бирле уздырылып килгән Җир сәгатенә Татарстан да кушылды. Әлеге акция уңаеннан 29 мартта Казан Кирмәне һәм республиканың башка 200дән артык дәүләт оешмасында электр утлары бер сәгатькә сүндереп торылды.

Татарстанда Җир сәгате акциясен бигрәк тә ачык итеп Казан Кирмәнендә күреп булды. 20.30да Кирмәндәге биналарның барысында да утлар берьюлы сүндерелде. Кирмән, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете һәм башка биналар караңгылыкка күмелде. Нәкъ бер сәгать узгач, 21.30да исә барлык биналар да берьюлы электр утына кавышты.

Мондый акциядән хәбәрсез булган Кирмән туристлары чарага карата төрле караш белдерде.

Әйтик Чаллыдан гаиләсе белән Казанга килеп Кирмәнне карап йөргән Иван исемле бер турист Җир сәгатенең халык өчен файдасы булмавы турында әйтте.

Казан Кирмәне музей тыюлыгы мөдире урынбасары Антон Райхштат Казан Кирмәне музей-тыюлыгы буларак Җир сәгате акциясенә бик теләп кушылуларын белдерде.

"Без бу уңайдан Казан Кирмәнендә бер сәгать буена бар бинаны электр утыннан өзеп тордык. Ләкин минем фикеремчә, бу гына җитәрлек түгел. Әмма шулай да, бу акция электр энергиясен генә түгел, гомумән башка ресурсларны да рациональ кулланабызмы икән дип уйлау өчен яхшы сәбәп. Бары шушы яктан гына бу акция берәр мәгънәгә ия", дип үз фикерен җиткерде ул.

Җир сәгате акциясе беренче мәртәбә 2007 елда Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) һәм The Sydney Morning Herald газеты тарафыннан уздырыла башлады. Фонд март аеның соңгы шимбәсендә оештырылган мондый чара белән кешелек дөньясын климат үзгәрешләре мәсьәләсенә игътибар итәргә чакыра.
XS
SM
MD
LG