Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төрек һава юллары" ширкәте Кырымга очышларын туктатты


Халыкара авиация оешмасы керткән чикләүләр нигезендә "Төрек һава юллары" ширкәте 17 июньгә кадәр Төркиядән Кырымга барлык очышларын туктатты. Кырымга очышлар оештырган Төркиянең AtlasJet ширкәте очышларны 9 апрельгә кадәр туктатып торуы турында белдерде.

Украина халыкара һава юллары Кырымга 29 апрельгә кадәр очмый. Акмәчеткә бүгенге көндә Русия ширкәтләре очкычларында гына барып җитеп була.

Халыкара очышларны туктату Акмәчет һава аланының статусы билгеле булмау һәм Халыкара авиация оешмасының чикләүләр кертүенә бәйле. Оешма кагыйдәләре нигезендә халыкара дәрәҗәдә танылмаган төбәкләргә халыкара очышлар була алмый.
XS
SM
MD
LG