Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымның яңа конституциясе 10 апрельгә кадәр кабул ителергә мөмкин


Украинадан тартып алынып Русиягә кушылган (аннексияләнгән) Кырымның парламенты яңа конституцияне 10 апрельгә кадәр кабул итәргә мөмкин, дип хәбәр итте Конституция комиссиясе рәисе, Кырым дәүләт шурасы вице-спикеры Григорий Иоффе. Конституция турында референдум булмаячак, диде ул.

Яңа төп канунда Кырым республикасы белән Русия президенты тәкъдим иткән һәм Кырым парламенты тарафыннан расланган җитәкче идарә итәчәк. Кырым башлыгы шулай ук хөкүмәт башлыгы да булачак.

Узган атнада Кырымда әзерләнгән яңа конституциядә кырымтатарларга идарә оешмаларында квоталар каралмаган, дип хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG