Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:24

Кырымтатарлар Кырымнан ни өчен китә?


Кырым Русия кочагына кергәннән соң кайбер кырымтатарлар, шул исәптән сәнгатькәрләр аннан китү ягын карый. Киевка барып урнашкан шундый татарлар белән радиобызның Балкан редакциясе хәбәрчеләре күрешеп сөйләште.

Кырымның Русиягә кушылуыннан соң өйләрен ташлап киткән татарларның саны билгеле түгел. Күпләр бу җирдән бер кая да китмәячәкләрен белдерде. Ә менә Рөстәм Скибин Русия хакимияте астында яшәргә теләмичә Кырымнан китәргә булган. Акмәчет янындагы кечкенә генә авылдагы өеннән ул үзе белән күп әйбер ала алмаган.

"Рәсми оешмаларга, дәүләт оешмаларына гаскәрләр бәреп кергәч, урамнар хәрбиләр һәм хәрби машиналар белән тулгач мин китәргә дигән карар кабул иттем. Машинага иң кадерле булган борыңгы әйберләрне, табак-савытны төядем дә Украинага юл тоттым. Гаиләм – әнием, хатыным, сеңлем һәм аның ике баласы да минем белән монда", дип сөйләде Рөстәм Азатлыкның Балкан редакциясе хәбәрчесенә.

Рөстәмнең өе гади өй түгел. Ул аны заманча милли музейга әйләндергән. Аның өендә күп танылган кешеләр, сәясәтчеләр, шул санда Европа комиссары Стефан Фюлле да булган.

"Русия кырымтатар сәнгатенә ике гасыр вакыт үсәргә мөмкинлек бирмәгәнен белгәнгә мин хәзер дә минем бу шөгылем яңа хөкүмәткә ошамаска мөмкин, дип курыктым. Шуңа китәргә булдым”, диде сәнгатькәр.

Кырым музейларыннан кайбер кыйммәтле әсәрләр Русиягә алып кителә дигән хәбәрләр сурәтендә Рөстәм "яңа хөкүмәткә ышанычым юк" ди.

"Беренчедән, Русия Украинаның территориаль бөтенлеген тәэмин итү турында килешүгә кул куйса да аңа каршы эшләде. Икенчедән алар монда дәүләт армиясенә охшамаган, кемнәр булганы аңлашылмаган көчләр китереп куйды. Өченчедән, 230 ел буена кырымтатарларның Русиядән бер яхшылык күргәне дә булмады", ди Рөстәм.

Рөстәмнең сеңлесе Фәридә Кырымда Евромәйданга теләктәшлек күрсәткәне өчен китәргә мәҗбүр булган.

"Кырымда Евромәйдан активистларына каршы эзәрлекләүләр башланды. Без көн саен мәйданда җыела идек. Без күп түгел бит, йөзләребез таныш. Шәһәрдә ут баганаларында, коймаларда безне кулга алырга дигән кәгазьләр күренә башлады. Кайберләребезне урлап, янап иреккә җибәрделәр. Миңа да шул ук хәл булмасын дип киттем", дип сөйли Фәридә.

"Кырымны югалту – бер кулыңны кисеп алу кебек"
Танылган җырчы Җамала да Киевта. Аның гаиләсе Кырымда. Җамала узган елның октябрендә Мәскәүдә Украинадан Владимир Кличко һәм Русиядән Александр Паветкин арасындагы бокс ярышында Украина гимнын җырлавы белән миллионлаган кешенең күңеленә үтеп керде. Җырчының әти-әнисе Кырымның иң көньяк ноктасында – Малоречинска исемле кечкенә шәһәрдә яши. Әтисе татар, әнисе әрмән.

"Кырымның Русиянең бер өлеше булуын күз алдыма китерә алмыйм. Кырым – ул Украина. Кайбер дусларым “кызганыч, Кырымны югалттык”, диләр. Бу сүз минем өчен “кулымны кисеп алдылар” кебек яңгырый. Кулсыз кеше – кеше булмаган кебек, Кырымсыз да булмый. Кырым – ул Украина", ди Җамала.

XS
SM
MD
LG