Accessibility links

Кайнар хәбәр

Youtube һәм Twitter-ны тыю Эрдоганга сайлауда зыян итмәде


Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Әнкарада тарафдарлары каршында, 30 март, 2014
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Әнкарада тарафдарлары каршында, 30 март, 2014

Соңгы вакытта Эрдоган һәм аның партиясе гаугалардан чыкмады. Twitter һәм Youtube сәхифәләрен тыю да кискен ризасызлык уятты. Шуңа карамастан, соңгы сайлауда ил буенча хакимият партиясе якынча 45 процент тавыш җыйды.

30 мартта Төркиядә муниципаль хакимият сайлаулары узды. Премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм аның Гаделлек һәм үсеш партиясе өчен (АКР) ул халык ышанычы имтиханы булды, чөнки соңгы айларда электоратның йөзен чөерерлек күп нәрсә булды.

Узган елның декабрендә зур җитәкчеләрдән башланган ришвәтчелек гаугалары Эрдоган һәм аның улы Биләлгә кадәр барып җитте.

Узган айда аларның 17 декабрьдә узган телефон сөйләшүенең язмасы пәйда булды. Анда премьер улына өйдән дистәләгән миллион доллар алып чыгарга куша. Эрдоган үзе бу язманы “монтаж”, "Төркия премьер-министрына әдәпсез һөҗүм" дип бәяләде.

Тыңланылган телефон сөйләшүләренең җәмәгатьчелеккә хакимият кешеләре, хокук саклаучылар аркылы ирешкәне билгеле. Бу кризисны тагын да кискенләштерә - чөнки хакимиятнең үз арасында каршылык барлыкка килде. Моңа җавап буларак хыянәттән курыккан Эрдоган дәүләт структуралары белән идарә итүне тагын да кырыслаштыра.

Соңгы гаугаларның тагын берсе Youtube-та пәйда булган тасма. Анда Төркия җитәкчелеге вәкилләре Сүриягә карата хәрби операцияләр турында фикер алыша.

Шуннан соң Әнкара Youtube-ны томалады. Аңа кадәр берничә көн элгәре Эрдоганның этәргече белән Twitter да блокланган иде.

Блоклау бәясе - 5 процент тавыш югалту

Болар барысы да җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты, ләкин АКРның сайлауларда җиңелүенә, Эрдоганның вазифасыннан китүенә сәбәпче булмады. Шулай да 2011 елда узган соңгы парламент сайлаулары белән чагыштырганда АКР якынча 5 процент тавыш югалткан.

Төп оппозицион фирка - Җөмһүрият һәм халык партиясе (СНР) Төркия буенча уртача 28 процент тавыш җыйган. Әнкара һәм Истанбулда көрәш исә тагын да катырак булган: анда АКР һәм оппозиция якынча бертигез тавыш җыйган.

Төркия сайлаулары өчен тагын бер яңа күренеш - хәрәмләшү очраклары. Гадәттә сайлау уздыру, тавыш бирү нәтиҗәләрен санау гадел рәвештә уза. Бу юлы күзәтүчеләр кайгыйдәләрне бозу очраклары турында хәбәр итте. Мәсәлән, бер саулау мәйданында артык калган бюллетеньнәр белән “тавыш биргәннәр”. Хәзер бу очракларны тикшерү бара. Шулай да тулаем алганда хәрәмләшүләр нәтиҗәгә зур тәэсир ясамас һәм әлбәттә сайлауларны яңадан уздырырга сәбәпче булмас.

Күзәтүчеләр билгеләгәнчә, муниципаль сайлаулар Төркиянең сәяси даирәләре өчен зуррак вакыйгага - югары хакимият органнары һәм президент сайлауларына әзерлек рәвешендә узды. Алар киләсе җәйдә үтәчәк. Эрдоган исә сәяси карьерасын дәүләт җитәкчесе ролендә дәвам итү ниятен яшерми.
XS
SM
MD
LG