Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:53

Төмәннең өлкә татар Конгрессы һәм шәһәр татар мәдәният үзәге бергәләшеп оештырган 7нче "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгеләре тамашасы чын-чынлап йолдызлар балкышын хәтерләтте.

Быелгы бәйге әзерлек ягыннан да, катнашучыларның, оештыручыларның осталыклары ягыннан да иң яхшысы булды. "Бәйгеләрнең иң шәбе – быелгысы, бөтенесе дә ныклап әзерләнгәннәр, бик яхшылар Яшьләр үсәләр, елдан-ел осталыклары арта", диде бәйгенең төп оештыручысы – Төмән өлкәсе Конгрессы президенты Нурулла Саттаров.

Иң элек һәркайсы егет һәм кыз “Вместе мир” милләтара порталы мәйданында урнашкан махсус сәхифәдә үз блогларын булдырдылар. Анда алар урнаштырып барган көндәлек эшләр белән танышып, яшьләр турында күпмедер мәгълүмат тупларга мөмкин иде. Шулай ук “Татар радиосы Төмән” кызлары да даими “Йолдызлар көндәлеге” алып бардылар. Анда булачак “йолдыз”ларның һәр көне турында эчтәлекле чыгышлар әзерләделәр.

Хореография (Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган “Салават күпере” бию ансамбле артисты Рамил Вәлиуллин алып барды), татар теле (Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге белгече Наисә Гайнельянова), дин (Төмән шәһәренең Калинин административ округы имамы Искәндәр хәзрәт Юсупов), татар тарихы, себер татарларының гореф-гадәтләре (филология фәннәре кандидаты, Төмән дәүләт нефть һәм газ университеты доценты Нәсия апа Уразова), этикет, имиджмейкинг һәм татар халкының бәйрәмнәре буенча (өлкә Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова) дәресләрдә яшьләр күп белем тупладылар. Аннары алган белемнәр буенча тест рәвешендә сынау үттеләр. Бу бәйгенең бер бүлеге – рухи кыйммәтләрне белүләрен тикшерү булды.

Тагын да үзләре белән “Кволити мед” психологик ярдәм хезмәте җитәкчесе Азат Камалиев, халык театры җитәкчесе Владимир Шмаков, спорт мастеры, көрәш буенча Русия чемпионы Әбделхак абый Миннибаев, 2008 елның “Себер йолдызы” бәйгесендә катнашкан Зөлфинә Миннибаева, 2011 елгы “Себер йолдызы”нда тамашачы мәхәббәтен яулаучы Регина Курманбакова эшләде. Берәве үз-үзләрен дөрес тотарга, икенчеләре татар көрәшенә, милли аш-су әзерләргә, чәч үрергә өйрәттеләр.

Халкыбызның таянычы булган татар кызлары һәм егетләре лагерьда гел татарча гына сөйләшергә тырыштылар, дуслаштылар.

Оештыручылар быелгы бәйрәмнең искиткеч итеп, онытылмаслык булсын дип әзерләгәннәр. Күңелле ялларын да башкалар көнләшерлек итеп планлаштырганнар: алар квадроциклларда йөрделәр, ике катлы “Хаммер” лимузинында шәһәр буйлап экскурсиягә чыктылар, Борки балалар йортында ятимнәргә кечкенә концерт күрсәттеләр (бу баруның нәтиҗәсе: бәйгедә җиңеп алган бүләкләрнең бер өлеше “Бездә ятим бала юк!” акциясенә бирергә дигән карарга килделәр).

Һәм менә дулкынландыргыч көн килеп тә җитте. “Тимерьюлчылар” мәдәният сараена җыелган тамашачы кичә барышында бу дәресләрнең барышын, мастер-классларны, ялларының күңелле үтүен экраннан күрә алды. Залдагылар гына түгел, ә дөньяның төрле илләрендә яшәүчеләр дә рәхәтләнеп , мондый мөмкинлек булдыручыларга рәхмәтләрен җиткереп карадылар тамашаны.

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев:

- Мин бүген бу яшьләргә кызыгып карап тордым – нинди бәхетле балалар. Үзләрен күрсәтергә шундый мөмкинлек бирелгән аларга, бөтен кеше тирәләрендә йөгереп кенә йөри. Финалга чыккан яшьләрнең барысын да август аенда Казанда булачак бөтендөнья татар яшьләре форумында катнаштыруны үз өстемә алам. Уңганлыкларын анда да бөтендөнья татар яшьләренә күрсәтергә тиешләр. Төмән өлкәсендәге татар яшьләре гомумтатар дөньясына өлеш кертеп яшиләр. Монда татар культурасының үсеше һәм күтәрелеше бар. Әнә яшь кыз чыгып җырлады: үз көе, сүзләре, үзе гитарада уйный да. Хоккеист татар егете чыкты – ул үзенчә татарны тәкъдим итте. Төмән районыннан килгән егетебез урманда үсеп шуның кадәр моңлы итеп җырлады. Ул бернәрсә сөйләмичән, җырлап кына бирсә дә – татар барысын да аңлаячак. Ул егеттә шундый бер көч бар. Анда чын ир-егет сыйфатлары да чагыла. Боларны күрсәтү, милләтебезгә кайтарып бирү – зур тырышлык. Кешенең рухи дөньясына хезмәт итә торган нәрсәләр һәрвакыт алга чыгарга тиешләр.

Мондагы бәйгедә татар кызы татар егете белән бергә. Бу бик күркәм күренеш. БТК меңләгән эш эшләсә дә, татар кызы белән татар егете кавышып гаилә кормаса, балалар үстермәсә – эшнең нәтиҗәсе юк. Аларның икесе бергә булуы бәйгенең кодрәтен бермә-бер күтәрә. Ул тәҗрибәне башка регионнарга да күчерергә кирәк, диде.

“Алып баручылар да каяндыр килгән түгел, ә үзебезнең “йолдызлар”. Төрле елларда үзләре дә бүгенге финалистлар урынында булган Данил Янбердин һәм Гүзәлия Хәмидуллина , Рәзил Шәймәрдәнов һәм Наилә Гыйззәтуллина ничек шәп итеп максатларын гамәлгә ашырдылар, бурычларын җиренә җиткереп үтәделәр”, - диде элекке елларда үзе дә бу бәйгеләрне әзерләүдә катнашып йөргән Фиала Вәлеева.

Егет-кызларыбыз сәхнәгә күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев музыкасына вальс әйләнеп чыктылар. Матур итеп татарча үзләре турында сөйләделәр, иҗади бәйгедә сәләтләрен тәкъдим иттеләр. Тубыл кызы Тәнзилә Моратова беренче күпләргә яхшы таныш шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманова һәм билгеле автор-композитор Җәмилә Рәхимова язган “Татар кызына” җырын башкарды. Аннары китте татар биюләре (Азамат Шәфигуллин, Эльвира Субхангулова), думбрада (Әлфия Галиева), баянда (Булат Речапов) уйнаулар, сәхнәләштерелгән күренешләр (Реваль Моратов, Йосыф Әмирханов), җырлар (Диана Әбдрәшитова, Эльгар Ситдиков, Диана Бакирова, Айдар Садыйков). Ә Асия Сәйдуллинаның электр гитарасында сүзләрен һәм көен үзе язган әсәрне башкаруын, Марат Хәбибуллинның “Ак барс” – чемпион” җырына кәшәкә һәм алка белән тамаша күрсәтүен зал көчле алкышлар белән озатты. Иң яшь катнашучы Альбина Таймасова дәртле такмаклар әзерләгән иде.

“Себер йолдызы” таҗына татар җанлы, актив Асия Сәйдуллина лаек булса, чигүле затлы түбәтәй “Татар егете” – шул урман арасындагы Муллаш авылында үскән егеткә – Айдар Садыйковка бирелде. Һәркайсы 250 мең сумлык сертификат алды, ә башкаларга кыйммәтле бүләкләр иде. Спонсорлар да бүләкләргә күмделәр яшьләрне.

Туган телләрен әти-әниләре дә белмәгән бу яшьләрне уяткан, кузгаткан, тел, тарих, мәдәниятләре белән кызыксындырырга стимул булдыра алган бәйгеләрнең дәвамы булырмы дигән сорау күпләрне борчый. Чөнки балалар үсәләр, алар да “йолдыз” булырга хыялланалар. Бу сорау белән Нурулла Саттаровка мөрәҗәгать иттек:

– Яшьләрнең үзләреннән тора. Алар бүген безнең күз алдыбызда үсәләр, яхшырганнан яхшыра баралар. Моңа ярдәм итәбез. Анда катнашучылар иҗтимагый эшләрдә актив булып, үз эшләрен ачып җибәреп, безгә булышып торсалар, әһәмиятен аңласалар, әлбәттә, бәйге үтеп торачак. Ә аны уздыру Конгресска гына кирәк икән, хәрәкәт булмаса, монда инде нәтиҗәсе ачык.

Ә хәрәкәт күз алдында, димәк дәвамлы бәйге булыр. Бу турыда өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе , бәйгеләрнең идеясен булдыручы Ринат Насыйров болай диде:

– Елдан-ел үзгәрешләр бар. Быелгысы турында шуны әйтәсем килә: яшьләр үзләрен үзләре оештыра башладылар. Шуңа күрә быел эшләргә җиңел булды. Сайлаганда да, эшләгәндә дә гел булышып тордылар. Аларга рәхмәт әйтәсем килә. Безгә таянырга яшьләр үсеп җиттеләр, дияргә була. Бәйгеләрдә 7 елдан бирле 600дән артык бала катнашты. Алар “Өлкә татар яшьләре бердәмлегенә” тупландылар. Нинди генә чара булмасын, киләләр, булышалар, шуның өчен дә конкурс үз эшен эшләде дип әйтергә мөмкинчелек бар.

Язарлык күренешләр күп булды, бигрәк тә элекке бәйгеләрдә катнашучыларны сәхнәгә чакыру, 16 меңләп тамашачының кичәне интернеттан онлайн рәвештә каравы, танылган җырчыларыбыз Раяз Фасыйхов һәм Илнар Сәйфиевның җыр бүләк итүләре һәм башкалар озак вакытлар хәтердә сакланыр әле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG