Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда “АФ Банк”та кыенлыклар туды


Башкорстанда “АФ Банк”та хезмәтләнүчеләр акча ала һәм акчаларын күчерә алмый башлады. Бу проблемны банк таный һәм акча алырга теләүчеләрне чирата яза, дип белдерә “Коммерсант”.

“АФ Банк” – төбәктәге коммерция банкы. 99,4 процент акцияләре Казакъстанның “Астана-финанс” холдингына карый. “Коммерсант” Казакъстан ягында проблемнар булганга Башкортстанда кыенлыклар килеп туган дип яза.

Узган атнада Русия үзәк банкы Уфаның “Мой банк. Ипотека” лицензиясен алды.
XS
SM
MD
LG