Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Украинага газ бәясен арттыра


Русия Украинага газга бирелгән "декабрь" ташламасын гамәлдән чыгара, дип белдерде "Газпром" башлыгы Алексей Миллер. Украинага 1000 м3 газ 385.5 долларга сатылачак.

Украина 2013 ел өчен бурычларын түләп бетермәгән, хәзер җибәрелгән газ өчен бөтенләй түләми, бурычлар арта, диде Миллер. "Газпром" башлыгы сүзләренә караганда, бүгенге көндә Украинаның Русиягә газ өчен 1 млрд 711 млн доллар бурычы бар.

Узган елның декабрендә Украинага 1000 м3 газны 268.5 долларга сату турында килешенгән иде. 2009 елгы килешүләр нигезендә бу ташлама Киевка Кырымда Русия хәрби диңгез көчләренең булуы өчен бирелде.
XS
SM
MD
LG