Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:11

Певат Зети: "Мәскәүдән хокукларны таләп итәргә кирәк"


Кырымтатар язучысы Певат Зети, "әгәр Мәскәү вәгъдә иткәннәрен үтәмәсә, меңнәрчә татар Мәскәүгә барып 80нче еллардагы кебек урам җыеннары үткәрергә кирәк", ди.

Кырымтатар милли хәрәкәтендә күп еллардан бирле катнашучы Певат Зети Кырымга әле кырымтатарлар кертелмәгән вакытларда, 1975 елда кайта, монда пропискасыз яши башлый. Бу көнгә хәтле ул милли мәсьәләләрдән читтә тормый, журналист, язучы буларак “Кырым” газетасында йөзләрчә очерклар, мәкаләләр яза, биш китап чыгара.

Карасубазар шәһәрендә җимерелеп юк ителгән 14 мәчет, 6 утар (ташхан) урынын билгеләгән, кырымтатар музеена милли әйберләр туплаган кеше ул. Кырымда булган соңгы вакыйгаларга үз карашын белдереп Певат әфәнде, "без Русиядән үзебезнең хокукларыбызны таләп итәргә тиеш", диде.

– Певат әфәнде, сез Кырымның, кырымтатарларның киләчәген ничек күрәсез?

– Беләсезме, Украина мөстәкыйль булгач безне кабул итмәде, безгә “бу минем халкым” дип карамады, безне акламады. Инде Путин сөйләгәненә килгәндә. Әйе, Русиядә безгә җиңел генә менә сезгә автономия, алыгыз да эшләгез димәсләр. Ләкин Путин кырымтатарларны телгә алып бөтен дөньяга исемебезне әйтте, кырымтатар теле хакында сөйләде. Әгәр дә аның сөйләгәннәре тормышка ашмаса, безнең Мәскәүгә барып ни өчен әйткәннәрегез үтәлми дип сорарга хаккыбыз бар. 60-70нче елларда меңнәрчә кырымтатар Мәскәүгә ничек барган булса, без дә шулай барып Путиннан таләп итәргә тиешбез. Тик шундый гына юлы бар моның, ә болай утырып көтеп торсак, бер нәрсә дә булмас. Алар хәзер 4-5 кешебезне вазифаларга алырлар, моны беләбез, ләкин без моның белән туктасак, без җиңеләчәкбез.

– Мәскәүнең әйткәннәренә ышанысызмы?

– Мин ышанмас идем, ләкин Путин бөтен дөнья алдында кырымтатарлар хакында сөйләде, моны бар дөнья ишетте, аның өчен мин ышанам.

– Ләкин Украина да бит кырымтатарларны асаба халык дип таныды. Моңа нәрсә әйтерсез?

– Әйе, Украина да безне таныды төп халык итеп, Русия дә таныды, шул сәбәптән без хокукларыбыз өчен көрәшергә хакыбыз бар. Безне беркем дә туктата алмас инде. Элек безне танымыйлар иде. Бу сезнең автономия түгел иде, сез төп халык түгел, сез килмәшәкләр диләр иде. Болар безнең юлыбызда бер киртә кебек иде.

– Ә менә Кырымда яшәгән күп кенә урыслар моңа риза булмадылар һәм риза булмаячаклар да кебек. Аларны ничек итеп моңа күндерергә мөмкин?

– Бөтенесе Мәскәүгә бәйле, монда яшәгән урысларның үз дәүләтләре бар.

– Русиядә күп автономияләр бар, аларның Конституцияләре бар, анда аларның хаклары яклана дисәләр дә, чынбарлыкта бу хаклар тик кәгазьдә кала. Монда Кырымда да кырымтатарларның автономиясе төзелсә, шулай булмасмы?

– Булмас, аны эшләргә тырышырлар, ләкин безгә инде зынҗырларны (чылбырларны – ред.) өзеп атырга кирәк, без юлыбызны ачарга тиешбез. Казан татарлары халкы дөньяга сибелгән, аларны сөрген итмәделәр, ләкин аларга нәрсә эшләгәннәрен тарихтан беләбез, аларны ташлап китергә мәҗбүр иттеләр, әмма без сөргенлеккә дучар ителдек, ләкин күрештек, Мәскәүдә ниләр-ниләр эшләдек. Менә хәзер Конституция әзерләнә, безнең дә хакларыбыз анда булырга тиеш. Безгә “йомырка күрсәтеп акбур да тоттыра алалар” (кырымтатар мәкале – ред.), аның өчен без йокламаска тиешбез. 18 майда гына түгел, без 100 меңләп Акмәчет мәйданына чыгарга тиешбез. Менә ул вакытта безгә хакимият бер нәрсә эшли алмас. Кирәк булса, без Мәскәүне басарга тиешбез. Тик шулай итеп кенә без үзебезнең хакларыбызга ия булачакбыз.

– Сез язучы, шагыйрь дә. Берничә юлларны укый алмассызмы?

Ильк (беренче) адым көчлексез булмас,
Буш сүз белән кешенең йөрәге тулмас,
Йолдызың янганда кадеренә җитмәсәң,
Сүндеме инде – икенче янмас.


Менә хәзер безнең йолдызыбыз яна, без хәзер хәрәкәтебезне суытмаска тиешбез, бөтен нәрсәне таләп итергә тиешбез. Без 50-60нчы еллардан бирле аякта. Без көрәшергә, даими көрәшергә тиешбез. Утыртырлар, башка нәрсәләр оештырырлар, ләкин без көрәшергә тиешбез. Җиңү корбансыз булмас. Әгәр дә әйткәннәрен эшләмәсә, без Мәскәүне тынычлыкта калдырмаска тиешбез, анда 100 меңнәрчә барып хокукларыбызны таләп итергә тиешбез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG