Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда табиблар ваемсызлыгы аркасында 37 кеше үлгән - министр "әхлак көннәре" тәкъдим итә


Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышына килгән республиканың Тикшерү комитеты рәисе Павел Николаев, 2013 елда 30 табиб эш урыннарындагы хаталары өчен хөкем ителгән, 99 медицина хезмәткәрләре административ җәзалар алган, табиблар ваемсызлыгы нәтиҗәсендә 37 кеше үлгән, дип белдерде.

Николаев бу хәлне җитәкчелектән тиешле контроль булмавы, статистиканы яхшы итеп күрсәтү теләге, табибларның белемен арттыру өчен чаралар күрелмәү белән аңлатты.

Казан хокук яклау үзәге хәбәр итүенчә, соңгы биш елда табибларга зарланып мөрәҗәгать итүчеләрнең саны 2.8 мәртәбә арткан.

Татарстан сәламәтлек саклау министры хастаханәләрнең үз хезмәткәрләрен яклавын һәм җитәкчеләрнең җинаятьләрне яшерүен раслады.

"Авыруларга карата игътибарсызлык, тупаслык һәм хөрмәтсезлекне без коррупциягә тиңлибез. Коллективларда моңа каршы чаралар күрелүе өчен шартлар тудыру зарур", диде коллегия утырышында министр Адель Вафин.

Министр хастаханәләрдә "Әхлак көннәрен" уздырырга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG