Accessibility links

“Алтын Урда” Нуриев исемендәге балет фестивалендә күрсәтелә


14 майдан 28 майга кадәр Җәлил театрында булачак XXVII Халыкара Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивалендә узган ел сәхнәгә куелган “Алтын Урда” балеты да күрсәтеләчәк.

Ренат Харис белән Резеда Ахиярованың "Алтын Урда" балетының премьерасы 22-23 сентябрьдә булган иде. Бу әсәр 2013 елда Татарстанда театр сәнгате уңышларын бәяләүче “Тантана” бүләгенә лаек булды. “Ел вакыйгасы” дип бәяләнде.

Нуриев исемендәге фестивальдә “Алтын Урда” 22 май көнне күрсәтеләчәк.
XS
SM
MD
LG