Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО көнчыгыштагы әгъза илләренә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде


НАТО Генераль секретаре Андерс Фог Рассмуссен һәм АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри 1 апрель Брюссельдә НАТО утырышында
НАТО Генераль секретаре Андерс Фог Рассмуссен һәм АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри 1 апрель Брюссельдә НАТО утырышында
Сишәмбе көнне Брюссельдә узган очрашуда НАТО илләре тышкы эшләр министрлары Русиядән провокация очрагында үзенең көнчыгыштагы әгъза дәүләтләрен якларга әзер булуларын белдерде. НАТО Русия белән барлык диярлек килешүләрен туктата, Русия белән чиктәш илләргә өстәмә хәрби ярдәм күрсәтелә.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри утырыштан соң журналистлар алдында Балтыйк буе илләренең һава киңлекләрен саклау өчен АКШ очкычлары җибәрелә, Польшага өстәмә F-16 хәрби очкычлары китерелә, дип белдерде. Кара диңгездә АКШның “Тракстон” (Truxtun) хәрби корабы торачак.

АКШ Романиядәге хәрби базасына өстәмә гаскәр һәм хәрби очкычлар җибәрүне сораган, дигән хәбәрләр бар.
XS
SM
MD
LG