Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума комитеты кышкы вакытка кайту мәсьәләсен тикшерә


Дәүләт думасының сәламәтлек саклау комитетында бүген кышкы вакытка күчүне кире кайтару мәсьәләсе тикшерелә. Әлеге тәкъдимне Русия президенты администрациясе хуплады, дип хәбәр итте комитет рәисе Сергей Калашников.

Канун өлгесе Думага 20 гыйнвар керделде. Депутатлар аны беренче укылышта 15 апрель тикшерәчәк. Башта аны төрле фиркаләрдән 100 депутат хуплаган булса, соңыннан Бердәм Русия депутатлары үз имзаларыннан баш тарткан.

Шуннан соң көзен кышкы вакытка күчү-күчмәүне хәл итү хөкүмәткә калдырылган иде. Кышкы вакытка күчү Русиядә президент Дмитрий Медведев президентлыгы чорында 2011 елда туктатылды.
XS
SM
MD
LG