Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:27

Кырымнан Татарстан белән Башкортстанга да "өлеш" чыкты


Русия хөкүмәте вәкилләренең Кырымга сәфәре барышында һәр шәһәр һәм район өчен Русия төбәкләре арасыннан "җаваплы" төбәкне билгеләргә дигән карар кабул ителгән. Татарстан Бакчасарай каласын "багачак". Башкортстан Карасубазар (Белогорски) районы өчен җаваплы булачак.

Патронаж - киңәш бирү, юридик һәм матди ярдәмне күз алдында тота.

Акъяр (Севастополь) өчен Мәскәү, Акмәчет өчен Петербур, Керич (Керчь) өчен Краснодар крае, Кара диңгез районы өчен Төмән өлкәсе, Акмәчет районы өчен Ленинград өлкәсе, Красноперикопск районы өчен Липецки өлкәләре җаваплы итеп билгеләнгән.

Кырымның беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев сүзләренә караганда, хезмәттәшлек киләсе атнада ук башланачак.

Бу атнада Кырымда Татарстан вәкилчелеге ачылды.

XS
SM
MD
LG