Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Кырымдагы вәкиллеге оештыру эшләре белән мәшгуль


Илмир Тимергалиев
Илмир Тимергалиев

Татарстан президенты карары белән Кырымда республиканың даими вәкиллеге эшли башлады. Аны җитәкләүче Илмир Тимергалиев хәзер эшне оештыру белән шөгыльләнә.

Татарстан президенты карары белән 31 мартта Кырымда республиканың даими вәкиллеге эшли башлады. Аның җитәкчесе итеп Кырым вице-премьеры Рөстәм Тимергалиевнең әтисе Илмир Тимергалиев билгеләнде. Аның белән вәкиллекнең эшчәнлеге турында сөйләштек.

– Илмир әфәнде, вәкиллек эшне нәрсәдән башлаячак?

Татарстан президенты киткәндә, монда кырымтатар дусларыбыз бар, аларга Татарстанның файдасы сизелсен дип әйтте. Менә бүген Бөтендөнья татар конгрессы белән сөйләштем һәм конгресс рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин 50 миллион сум акча җибәрергә әзерләнеп торуларын әйтте. Аның яртысы кырымтатарларына, ә яртысы Казан татарларына диде. Бу бик күңелле хәбәр. Шуңа бик шатландым, чөнки минем дусларым арасында кырымтатарлар күп. Алар эшләрне бергәләп эшли алуыбызга ышана. Тынычлык булуына шатланабыз.

– 50 миллион сум нәрсәгә тотылачак?

Ул бу акчалар хәйриягә дип әйтте. Мин алай итеп акча ала алмыйм, килешү төзәргә сорадым. Бу акчалар кемгә, ничә яшьтәге кешеләргә бирелергә тиешлеге язылган килешү кирәк. Безнең урыс акчасына хисаплар ачылмаган иде, без аны тиз генә ачтык һәм бу эшне тиз генә эшләргә тырышачакбыз. Бу әлбәттә әлләни зур акчалар түгел, әмма барыбер кешеләргә сизелә.

– Димәк бу акчалар мохтаҗларга бирелергә тиешме?

Мин шулай дип уйлыйм. Өлкән яшьтәге кешеләргә, депортациягә эләккәннәргә бирелергә тиештер дип уйлыйм. Әлбәттә, мин әле килешүне күргәнем юк, мин бары телефон сөйләшүе турында гына әйтәм.

– Вәкиллекнең инде хезмәткәрләре билгелеме?

Безнең әле штатларыбыз юк. Аны инде әзерләп җибәрдем. Икътисад белгечләре бар, чөнки беренче икътисад-һуманитар секторны булдырачакбыз. Миңнеханов деппортацияләнгәннәргә ярдәм итүне сорап Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Безнең президентыбыз инде йөкләмәләр алды һәм безнең мондагы вәкиллек бөтен эшләрне алып барачак. Шулай ук без монда булганда Татарстанга да икътисади файда булырга тиеш.

– Вәкиллектә ничә кеше эшләячәк?

Проектта 14 кеше дип яздык. Анда инде әйткән икътисад-һуманитардан тыш, деппортацияләнгәннәр мәсьәләләре белән шөгыльләнүче, дини мәсьәләләр белгече булачак. Яшьләр белән эшләү карала. Мин Кырымда инде озак еллар яшим һәм яхшы белгечләр табылыр дип уйлыйм, әгәр табылмаса инде бәлкем Татарстан җибәрер.

Безнең эшне президент идарәсе башлыгы Әсхәт Сәфәров карап барачак. Сәфәров монда татулык булдыру өчен күп сөйләшүләр алып барды. Татарстанның роле монда зур булды, чөнки бер хөкүмәттән икенчесенә күчүне кайберәүләр авыр кичерде һәм һәрвакыт киеренкелек сизелде.

– Вәкиллек беренче чиратта икътисади мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк булып чыга димәк?

Икътисади һәм һуманитар. Минем инде кайбер планнар да бар. Мисал өчен Акмәчеттә берничә “Татнефть” заправкасы бар. Алар ватык килеш яталар. Анда “Татнефть” дип язылган. Шуларны караячакбыз.

– Русия хөкүмәте вәкилләренең Кырымга сәфәре барышында һәр шәһәр һәм район өчен Русия төбәкләре арасыннан "җаваплы" төбәкне билгеләргә дигән карар кабул ителде. Татарстан Бакчасарай каласын багачак. Бу эш нидән гыйбарәт булачак?

Әле бит оештыру эшләре генә бара, шуңа әле барысын да әйтүе кыен. Бүген монда Русия дәүләт думасы депутаты Марат Бариев булды һәм Бакчасарайны истән чыгармаска кирәклекне әйтте. Ул үзенең андагы кешеләр белән очрашканда аларның гозерләрен үтәргә вәгъдә бирүен һәм моны бергәләп эшләргә кирәклеген әйтте. Ул параолимиадачылар өчен төзелгән стадионны карады. Безнең татарлар бөтен өлкәдә эшли һәм бу шатландыра.

– Вәкиллекнең бинасы бармы?

Мин бит эшмәкәр һәм хәзер мин утырган бинаның биш бүлмәсен бушатабыз. Гариза язып әлеге бизнес эшеннән чыктым һәм хәзер бу бинаны арендага алып вакытлыча анда эшләячәкбез. Аннары минем улым вице-премьер Рөстәм Тимергалиевтан безгә офислар бирүен сорадым. Ул берничә атнадан бергәләп премьер-министр белән сөйләшеп офис белән тәэмин итәрбез, диде. Үзәккә якынрак булыр дип ышанам.
XS
SM
MD
LG