Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:41

Мәскәү хакимияте мәгълүмат чараларында пропагандага каршы урам җыенына рөхсәт бирмәде


Мәскәүдә апрельнең 13дә Бульвар боҗрасы һәм Пушкин мәйданы буйлап "Гаделлек йөрешен" оештырырга теләүчеләрнең моңа рөхсәт сорап тапшырган мөрәҗәгатьләре кире кагылды. Оештыручылар анда 50 меңләп кешенең катнашачагын, җыенның максаты мәгълүмат иреген яклау һәм дәүләт пропагандасына каршы чыгу дип белдергән иде.

Хакимиятләр йөреш маршрутын үзгәртергә тәкъдим иткән. Оештыручалар моңа риза түгел.

Русиядә соңгы берничә айда булган вакыйгаларны оппозиция мәгълүмат чараларына хакимиятләрнең басымы дип бәяли. Алар арасында "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгындагы үзгәрешләр, Ленинград камавы турында фикер белешү уздырган "Дождь" телевидение каналын иярченнән алу, шулай ук "Лента.ру" сәхифәсенең җитәкчесен эштән алу кебек вакыйгалар бар.

XS
SM
MD
LG