Accessibility links

Элекке Пакстан президенты Мөшәррәф һөҗүмдә исән калды


Пакстан башкаласы Исламабадта элекке президент Пәрвәз Мөшәррәф һәм сакчылары утырган машиналар узган урында шартлау булды. Тикшерүчеләр һөҗүмнең Мөшәррәфкә каршы оештырылган булуын белдерде. Яраланучылар юк, генерал Мөшәррәфкә зыян булмаган. Бомба машиналар узган күпердә куелган булган, алар узгач шартлаган. Элекке президентның Равалпинди каласында йөрәк авыруыннан дәваланудан Исламабадтагы өенә кайтышы булган.

Талибан инде берничә мәртәбә Мөшәррәфкә һөҗүмнәр белән янады. Аның машиналары үтә торган юлларны гадәттә йөзләгән хәрби һәм полиция саклый.

Бүгенге көндә Мөшәррәфкә каршы мәхкәмә эше бара. Ул дәүләткә хыянәт һәм тагын дүрт җинаятьтә гаепләнә. Гаепләү аңа 31 мартта Исламабад мәхкәмәсендә белдерелде. Мөшәррәфнең 2007 елда Пакстанда гадәттән тыш хәл кертүе һәм Югары мәхкәмә хөкемдарларын эштән алырга кушуы дәүләткә хыянәт санала.
XS
SM
MD
LG