Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министрлык Казанда милициядә җәберләнгән кешегә 45 мең сум түләргә тиеш


Татарстан Югары мәхкәмәсе Вахитов районы мәхкәмәсенең Казанда милициядә азаплауларга дучар булган Александр Алексеевка рухи зыян өчен 45 мең сум акча түләргә дигән карарын көчендә калдырды. Бу акчаны аңа Русия финанс министрлыгы түләргә тиеш була.

2009 елда Алексеев хәзер "Гагарин" полиция бүлеге дип исемләнгән бүлеккә чакырылып "вак хулиганлык" кылуда гаепләнеп бер тәүлеккә камерага ябылган. Владимир Кочнев исемле хезмәткәр аңа басым ясап гаепне үз өстенә алуын таләп иткән. Сүгенүләр белән ул Алексеевның берничә җиренә китереп суккан.

Икенче бер полиция хезмәткәре Алексеевка противогаз кидереп аны каешлары белән аягына бәйләп куйган, противогазга тарткан тәмәкесенең төтенен өргән.

Икенче көнне Алексеевка каршы эш туктатылган. Табиблар аның терсәкләре, уң җилкәсе, балтырлары һәм беләкләрендә кара янган таплар булуын теркәгән.

2012 елда җинаять эше ачылган. 2013 елның сентябрендә Кочнев дүрт ел колониягә хөкем ителгән. 2014 елның гыйнварында Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Русия финанс министрлыгыннан Алексеев файдасына 45 мең сум түләтү карарын чыгарган.
XS
SM
MD
LG