Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова ватандашларына Европа илләренә визасыз йөрү рөхсәт ителде


Европа парламенты Молдова ватандашларына Европаның Шенген зонасына кергән илләренә визасыз йөрү карарын кабул итте. Моның өчен аларның биометрик паспортлары булырга тиеш. Әлеге карар 28 апрельдән гамәлгә керәчәк.

Европа Берлегенең эчке эшләр комиссары бу адымны "зур уңыш һәм Молдованың Европа Берлеге белән мөнәсәбәтләрендә яңа чор башлану" дип бәяләде.

Шенген зонасына Европа Берлегендәге 28 дәүләтнең 22се кергән. Болгарстан, Хорватия, Ирландия, Кыпрыс, Романия һәм Британия Шенгенга керми. Европа Берлегенә кермәгән Исландия, Лихтенштейн, Норвегия һәм Швейцария Шенген зонасына керә.

Быел Молдованың Европа Берлеге белән ассоциация килешүен имзалавы көтелә.
XS
SM
MD
LG