Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Киев мәргәннәре Янукович фатихасы белән эш иткән"


Украина махсус көчләре протест белдерүчеләргә ут ача. 20 февраль
Украина махсус көчләре протест белдерүчеләргә ут ача. 20 февраль
Февраль аенда Киевта протест белдерүчеләргә утны Украина махсус көчләре президент Янукович фатихасы белән ачкан, моңа Русиянең махсус хезмәтләре катышы да бар. Бу турыда Украинаның хәзерге куәт рәсмиләре атнакич Киевта узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Киевта берничә ай барган урам җыеннары вакытында барлыгы йөздән артык кеше һәлак булды. Шуларның яртысыннан күбрәге 18-20 февраль көннәрендә билгесез мәргәннәр тарафыннан үтерелгән санала.

Бу мәргәннәрнең кем булулары хакында моңарчы төрле фикерләр әйтелде. Украинаның элекке иминлек хезмәте башлыгы Алкесандр Якименко аларны мәйданчылар чит илдән яллаган легионерлар дип атады. Бу фикерне соңрак Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров та кабатлады.

Атнакич Киевта узган матбугат очрашуында Украина рәсмиләре мәсьәләгә ачыклык кертте. Украина эчке эшләр министры Арсен Аваков сүзләренчә, 18-20 февраль көннәрендә Киев үзәгендә хәрәкәт иткән кулларына сары тамга таккан мәргәннәр “Беркут” һәм “Альфа” төркеме сугышчылары булган. Алар президент Янукович фатихасы белән эш иткән.

Киев мәйданында хәрәкәт иткән мәргәннәрнең “Беркут” һәм “Альфа” сугышчылары булуы һәм аларга Русия махсус көчләре ярдәм итүе турында башлап американ журналисты Джейми Деттмер The Daily Beast басмасында язып чыкты. Журналист Азатлыкка әйтүенчә, аларда моны раслаучы җитәрлек фото һәм видео материаллар бар.

Кулларына сары тамга таккан сугышчыларның 20 февраль көнне протестчыларга ут ачуын радиобызның украин бүлеге хәбәрчеләре дә видеога төшереп алган иде.
Украина махсус көчләре протест белдерүчеләргә ут ача
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:23 0:00

Украинаның иминлек хезмәте башлыгы Валентин Наливайченко атнакич Киевта узган матбугат очрашуында, бу үтерүләрне әзерләүдә һәм тормышка ашыруда украиннарга Русиянең иминлек хезмәтләре дә ярдәм иткән, дип белдерде. Русиянең иминлек хезмәтләре Киевтагы ут ачуларга катышы булуын кире какты.
XS
SM
MD
LG