Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коткаручылар югалган “Боинг”ның кара тартмаларын эзләүгә кереште


Югалган "Боинг"тагы пассажирларның туганнары
Югалган "Боинг"тагы пассажирларның туганнары
Коткаручылар “Малайзия һава юллары” ширкәтенең югалган “Боинг” очкычындагы хәлләрне язып баручы кара тартмаларны эзләргә кереште. Махсус җиһазлар куелган ике кораб Һинд океанының көньяк өлешендәге 240 чакрым зурлыктагы мәйданны тикшерә. Алар МН370 рейсы кара тартмалары сигналларын тотарга өметләнә. Коткаручыларның вакытлары аз, тартмалардагы батарейлар якын көннәрдә бетәргә мөмкин дип белдерелә.

Бу очкычны хәзер 217 мең кв.км мәйданда 14 очкыч һәм тугыз көймә эзли.

8 март көнне Көньяк-Кытай диңгезе өстендә юкка чыккан “Боинг-777”дә 239 пассажир булган. Ул Куала-Лумпурдан Пекинга юл алган иде.
XS
SM
MD
LG