Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:14

Кырыгызстанда бәрелешләрдә 19 милиция хезмәткәре зыян күрде


Кыргызстанның төньягында протест чарасында катнашучылар белән милиция бәрелешләрендә 19 хокук саклаучы зыян күрде. Аларның икесенең хәле авыр дип белдерелә.

Кичә Бакай-Атин районының Боо-Терек авылы кешеләре Ширалжындагы алтын ятмаларын казуга каршылык белдереп протест чарасы үткәрде. Монда Казакъстанның "Алтын Кумуштак Майнинг" ширкәте тикшерү эшләре үткәрә. Протестчылар алтын рудасын табу экологиягә зыян салачак дип белдерә.

Җирле хакимият протестчыларга теләктәшлек күрсәтмәгәнгә авыл халкы Талас-Тараз юлын япты. Бу урынга килгән полиция хезмәткәрләре халык белән сөйләшеп юлны ачарга теләде, әмма бәрелешләр килеп чыкты. Юл төне буе бикле торган, 200-ләп машина җыелган.

Кыргызстан вице-премьеры Абдырахман Маматалиев һәм эчке эшләр министры урынбасары Калыкбек Сатыбалдиев протестчылар белән сөйләшергә бу авылга юл алган дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG