Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:01

Сүз сугышы: Киев белән Мәскәүнең "нәфрәт" дипломатиясе


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров

Кырым аннексиясеннән соң Русия һәм Украинаның дипломатик мөнәсәбәтләре бетте. Хәзер Киев белән Мәскәү көн саен диярлек бер-берсенә тәнкыйть уклары һәм хәтта мыскыллаулар җибәреп тора. Аларның кискенлеге, усаллыгы һәм сәерлеге артканнан арта.

Киев Русия төбәкләрен бәйсезлек референдумнарын уздырырга чакыра. Шулай ук ул Русиядә украин теленең икенче дәүләт теле булуын таләп итә.

Украин тышкы эшләр министрлыгы ясаган бу ике тәкъдим Русиянең соңгы чыгышларына җавап булып тора.

Бу хәзерге вакытта Киев һәм Мәскәү арасында барган кискен сүз сугышының бер өлеше. Кырым аннексиясеннән соң башланган әлеге риторик чуалыш көннән көн усаллана.

Менә 2 апрельдә инвесторлар конференциясендә Украина премьер-министры Арсений Яценюк нәрсә ди:

“Украин телле диаспора Русиядә иң зуры. Шуңа күрә украинча Русиядә дәүләт теле булса, яки кимендә махсус статуска ия булса, бу һичшиксез табигый булыр иде. Без шулай ук Русия хакимиятеннән украин мәктәпләрен ачуны сорадык”, - ди ул.

Яценюкның чыгышы Мәскәүнең русчаны Украинада икенче дәүләт теле итеп игълан итү тәкъдименә җавапка охшаган. Шул ук вакытта Украина тышкы эшләр министрлыгы да премьер-министрныкы кебек белдерү белән чыга.

Русия турында борчылабыз

Шундый ук сарказм дулкынында Яценюк Көнбатыш Русиягә керткән санкцияләргә, илдән чыгып китүче зур күләмдәге акчаларга ишарә итеп мондый белдерү ясый:

Украина премьер-министры Арсений Яценюк

Украина премьер-министры Арсений Яценюк

“Без күршебез Русия турында борчылабыз. Аларга иң яхшысын гына телибез. Икътисадлары яхшы булыр. Кварталга 65 миллиард доллар аларның икътисадыннан качмасын иде, Мастеркард һәм Виза банк карталары эшләвен дәвам итсен иде”.

28 мартта Украина тышкы эшләр министрлыгы чыгарган ике белдерү Русиянең Украинада милли азчылыклар кысрыклана дигән белдерүен инкяр итеп, аны “уйдырма, зәһәрле аргументлар” дип атый.

Элегрәк Русия тышкы эшләр министрлыгы “Украинада рус телле халыкның мәнфәгатьләре инкяр ителүенә” борчылу белдергән иде.

Русия дипломатлары Украинаның яңа хакимиятен шулай ук алманнар, чехлар, маҗарлар һәм илдә яшәгән башка милли азчылыкларны репрессияләүдә гаепли. Алар фикеренчә, азчылыклар украин үтә милләтчеләре һәм неофашистлары тарафыннан янаулар ала.

Төп корал - милләтара дошманлык

Әйтергә кирәк, милләтара низаглар темасы ике як өчен дә төп гаепләү аргументы булып тора.

25 мартта Украина тышкы эшләр министрлыгы Мәскәүгә “мәгънәсез пропаганда” таратуны туктатырга киңәш итеп, үз илендәге “фашизм, ксенофобия һәм этник дискриминация мәсьәләләрен” контрольга алырга чакырды.

Мәскәүдә рус милләтчеләре, 4 ноябрь 2013.

Мәскәүдә рус милләтчеләре, 4 ноябрь 2013.

​Бер көннән соң украин министрлыгы Русия төбәкләрендәге милләтара нәфрәт җинаятьләре исемлеген чыгарып, халыкара җәмгыятьне шуңа игътибар итәргә киңәш итте.

Сергей Лавров идарәсе җавапны озак көттермәде. Украин коллегаларының белдерүен Русия министрлыгы “җавапсыз һәм гаделсез” дип атады. Үз чиратында идарә Киевны “үтә уңчы көчләрнең Украин шәһәрләрендә фашист символикасын тотып, Бандера һәм башка нацизмны хуплаучыларны мактап ачыктан-ачык урамда йөрүенә, Совет һәйкәлләрен җимерүгә рөхсәт бирүдә” гаепләде.

Шулай ук Русия Украинаны тәртип саклау өчен чит ил хезмәткәрләрен яллавын тәнкыйтьләде. Мәскәү дипломатлары фикеренчә, “бу Украина канунына каршы килә һәм хакимиятне яулап алучыларның илдә үз көче белән тәртип урнаштырырга сәләтле булмавын, хәтта үз иминлеген дә тәэмин итә алмавын күрсәтә”.

Украина тышкы эшләр министрлыгы үз чиратында усал итеп бу гаепләүләрне кире какты һәм “рус колллегаларыбызның чираттагы ялганы” дип атады.

“Без инде моңа күнегеп киләбез”, - ди украин идарәсе вәкилләре.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG