Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанда табибка чират көтеп аягыңны да сузарга мөмкинсең"


Авырулар табибка чират тора
Авырулар табибка чират тора

Казанда хастаханәләрдә булучылар һәм авыруларның туганнары медицина хезмәте күрсәтүнең бик түбән дәрәҗәдә булуын белдерә. Моны табиб та кире какмый. Сәламәтлек саклау министрлыгы аклана.

Хастаханәдәге дорфалык, арзан аналоглары булуга карамастан табибларның иң кыйммәтле даруларны гына язып бирүләре, кулга төрткәнне көтеп торулары, сырхауханәләрдә халыкның су буе чиратта торуы турында авырулардан еш ишетергә туры килә. Инде боларга соңгы елларда Татарстанда табибларның җавапсызлыгы аркасында кешеләрнең әледән-әле үлүе турындагы хәбәрләрнең еш дөньяга чыгуы да өстәлде.

4 апрельдә Азнакайдагы 53 яшьлек табиб Рөстәм Шәйхетдиновның җавапсызлыгы аркасында авыру үлгәнгә җинаять эше ачылганлыгы белдерелде. Әгерҗедә 28 мартта туган баланың икенче көнне үлгәнлеге хәбәр ителде.

1 апрельдә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының еллык утырышында да бу тармакта хәлләрнең начар булуына дәлилләр китерелде.

Тикшерү комитеты рәисе Павел Николаев сүзләренчә, 2013 елда 30 табиб эш урыннарындагы хаталары өчен хөкем ителгән, 99 медицина хезмәткәре административ җәзалар алган, табиблар ваемсызлыгы нәтиҗәсендә 37 кеше үлгән.

Николаев бу хәлне җитәкчелектән тиешле контроль булмау, статистиканы яшерү һәм табибларның белемен арттыру өчен чаралар күрелмәү белән аңлатты.

Казан хокук яклау үзәге хәбәр итүенчә, соңгы биш елда табибларга зарланып мөрәҗәгать итүчеләрнең саны 2,8 мәртәбә арткан.

Утырыштан соң икенче көнне үк Республика наркодиспансерының баш табибы һәм Минзәлә үзәк хастаханәсе баш табибы эшләреннән алынды. Актаныш хастаханәсе җитәкчесенең үз теләге белән китүе хәбәр ителде.

Гаепле түрәләрне эштән алу гына авыруларны сәламәтләндерүне, әлеге тармакта хезмәт күрсәтүне яхшыртырмы? Азатлык чын хәлне белү өчен Татарстандагы кайбер хастаханәләрдә, сырхауханәләрдә (поликлиника) булучылар белән сөйләште.

Рухи авыруларга караш бер – болар кеше булмаячак

Казанда яшәүче Фәнисә ханым (исеме үзгәртелде) менә дүрт ай дәвамында һәр көн диярлек рухи авырулар хастаханәсендә дәваланучы туганы янына килә. Кайнар ризык китерә, авыру белән сөйләшеп утыра. Аның ничек кенә булса да туганының савыгуына ярдәм итәсе килә. Бу хастаханәдәге дорфалык һәм анда эшләүчеләр тарафыннан һәр авыруга да болардан киләчәктә бернәрсә дә чыкмаячак дигән караш аның өмет чаткысын сүндергән.

"Дөрес, хастаханә төзекләндерелгән, чиста булса да андагы җиһазлар барсы да иске, әмма алар җимерек түгел. Хастаханәдә эчкә беркем дә кертелми. Авырулар туганнарын күрү өчен очрашу бүлмәсенә чыга. Анда ике кечкенә генә өстәл бар. Авырулар һәм аларның якыннары шул өстәл янына утырып, бер-берсенә карап сөйләшәләр. Бу очрашуны санитар күзәтеп тора.

Хастаханәдә авыруларга, хәл белергә килүчеләргә дә мөнәсәбәт коточкыч. Мондагы табиблар да, санитарлар да бик дорфа. Берәр сорау бирә башласаң, "нәрсә көтәсез сез аннан, инде монда эләккән икән, барыбер җүнле кеше булып чыкмаячак", дип әйтәләр алар. Монда авыруның хәлен җиңеләйтү өчен беркем дә бернәрсә дә эшләми дияргә була. Авыруны гадәти тормышка яраклаштыру (социаль адаптация) турында әйтеп тә торасы юк. Шулай да бер ун шәфкать туташы (медсестра) һәм медбраттан бер мәрхәмәтле апа табылырга мөмкин. Безнең очракка килгәндә, бер олырак яшьтәге татар апасы ярдәм кулы сузды. Ул авыру белән дә, безнең белән дә кешечә сөйләште. Калганнары исә, кеше монда эләккән инде, аларга “булмаячак” дигән мөһер сугылган дигән карашта.

Бу хастаханәдә "әйдә, ярар" дигән караш хөкем сөрә һәм бу хәл кеше үлеменә дә китерә. Белгәнегезчә, Русиядә Яңа ел, 8 март яллары бик күп. Менә хәзер май бәйрәмнәре яллары җитеп килә. Бу вакытларда авыруларны караучы табиблар юк. Кизү табиб була, әмма ул авыруларның хәлләре белән бөтенләй кызыксынмый. Дәвалаучы табиб үзе булмаган вакытка авыруга дарулар билгеләп китә, гадәттә тынычландыра, йә хәлсезләндерә торган бу дарулар күбрәк доза итеп бирелә. Монда дәваланучыларның туганнары табиблар булмаган көннәрдә авырулар шулкадәр хәлсез яталар, дип әйтә.

Бу хастаханәдә соңгы биш ай эчендә ике ир кеше үлгән. Аларның туганнары сүзләренә караганда, дару күләме артык булган, дару дөрес билгеләнмичә йә йөрәкләре чыдамаган, йә нәрсәдер булган. Бу кыйнап үтерү дә, үз үзләренә кул салу да түгел бит. Бу ваемсызлык, җавапсызлык һәм наданлык сәбәпле килгән үлем.

Рухи авыруның һәм баш мие белән бәйләнгән авыруның нинди генә төре булмасын, аларның барсына да бер төрле үк дару бирелә, күләме генә аерылырга мөмкин. Һәркемгә аерым дәва бирергә кирәк, альтернатив дәва дигәне ишетәселәре дә килми”, дип сөйләде Азатлыкка Фәнисә ханым.

Артыгын кыймылдарга теләмәүнең төбендә җәза булмау ята

Галия (исеме үзгәртелде) сигез яшьлек, йөри алмый, үзлегеннән ашый алмый торган инвалид улы белән Казандагы 1-нче санлы хастаханәнең икенче бүлегендә исәптә тора. Алар әледән-әле балалар табибына күренергә баралар. Аның фикеренчә, табибның белеме җитәрлек түгел, ул күп нәрсәләрне бөтенләй диярлек белми.

Аналар бәбиләре белән балалар табибы ишеге төбендә
Аналар бәбиләре белән балалар табибы ишеге төбендә
"Шәһәрнең без яшәгән өлешен багучы балалар табибы гомер буе эшләсә дә минем баланың авыруын американы ачкан кебек ачып утыра. Минем хәтле дә белми дигән хис туа.

Минем әнинең аяклары авырта. Ул да шул хастаханәгә барды. Моннан ун ел элек ул аякларына әлеге уколларны кадаткан иде, блокада ясау дип атала ул. "Хәзер анда яшьләр, кадый белмиләр, бөтенләй икенче төрле итеп кададылар, блокаданы дөрес ясамадылар", дип кайтты әнием.

Мин Татарстандагы табиблар ваемсыз гына түгел, ә белемсез дип тә әйтер идем. Белергә теләүләре дә сизелми. Минемчә, ваемсызлык, артыгын кыймылдатырга теләмәүнең төбендә җәза булмау ята. Тегесе үтте бит әле, монысы да үтәр дип уйлыйлар. Курыкмыйлар алар. Контроль дә юк.

Түләүле хастаханәгә барсаң анда бөтенләй башкача караш. Анда синең белән кешечә сөйләшәләр, тиз генә тикшерәләр, тиз генә нәтиҗә ясап дәвалау да билгелиләр. Казаннар хәзер күбрәк хосусый хастаханәләргә йөри башлады. Әле күптән түгел генә шундыйларның берсендә без дә булдык. Анда яңа туган баладан алып инде олыгаеп беткән әбиләргә кадәр утыра. Андый хастаханәләргә байлар гына йөри дип әйтмәс идем мин. Дәүләткә караган хастаханәләрдә рәт булмаганга кеше аптыраганнан анда бара дип уйлыйм", ди Галия.

Арчада дәвалый алмадылар, Казаннан кеше булып кайттым

Арчада яшәүче 85 яшьлек Миңсылу әби (исеме үзгәртелде) үзләренең хастаханәләрендә дәва таба алмаганга Казандагы хосусый хастаханәгә баручыларның берсе. Пенсиясе ташып тормаса да, хосусый хастаханә кыйбат булса да Казанга барырга булган һәм анда үзенә бөтенләй башка мөнәсәбәт күргән.

"Башта кан басымнарым уйнаганга әллә ничә тапкыр ашыгыч ярдәм машиналары килеп уколлар кадап киткәч Арча хастаханәсенә барырга булдым. Миңа анда: "Әби син олы бит инде, сакланып кына яшәргә кирәк" дип әйттеләр. Шуннан мине туганнарым Казандагы хосусый клиникага алып килделәр. Анда бер-ике көн эчендә бөтен җиремне тикшерделәр. Кирәкле киңәшләр, дарулар биреп кайтарып та җибәрделәр. Өч көн эчендә Казаннан терелеп кайттым мин. Бу клиникада менә дигән итеп татарча сөйләшә торган кешеләр дә бар. Кабул итү урынында барсы да урысча сөйләшә иделәр, мин сезне аңламыйм дигәч, шул ук вакытта татарча сөйләшә торган табибны китерделәр. Мин аз түләмәдем, 10 мең сумнан артык пенсиям китте. Әмма кызганып бирмәдем мин аны", ди Миңсылу апа.

"Без картлар хәзер беркемгә дә кирәк түгел"

Казанда яшәүче Разыя апа (исеме үзгәртелде) эче нык авыртканга үзләре янындагы 7-нче хастаханәгә барган. Монда хәлләр коточкыч хәзер, табиб янына керә алмыйча аяк сузарга да мөмкинсең ди ул.

"Безнең терапевтка авырып барсаң көнендә генә һич кенә дә керә алмыйсың. Аңа эләгү өчен алдан язылып кую кирәк. Мин менә 26 мартта эчем нык авыртканга хастаханәгә барган идем, анализларымны да бирдем, әмма терпевтка керә алмадым, 4 апрельгә генә яздылар. Бу вакыт эчендә кеше үлеп тә китәргә мөмкин бит. Без картлар хәзер беркемгә дә кирәкмибез инде җаным. Аларның безнең белән сөйләшәселәре дә килми.

Әле моннан бер ел гына элек барган көндә үк терапевтка керә ала идек. Хәзер авыруларга хезмәт күрсәтү безнең хастаханәдә көннән-көн начарлана. Әле аның терапевты да безнең үзебезнеке түгел, башка җирдән килеп эшли ул. Хастаханәгә барсаң көнең үтә дә китә", ди Разыя апа.

Табиб башта акча түләгән бала табучы янына ашыга

32 ел табиб, шуның яртысын бала таптыручы, хәзер исә 16 ел хатын-кызлар консультатциясендә эшләгән Диләрә Латыйпова Татарстанда сәламтәлек саклау өлкәсендә, аерым алганда, үзе эшләгән өлкәдә дә җитешсезлекләр булуны кире какмый. Аның фикеренчә, медицина хезмәте күрсәтүне түләүле һәм түләүсезгә бүлү файдага түгел.

"Бөтен табибларны да ваемсыз, җавапсыз дип әйтеп булмый. Әгәр мин караган хатын-кызларның бәбилисе бар икән мин йокымны йокламыйча, ашымны ашамыйча бала табу йортында кунып, сабый исән-имин дөньяга килсен дип тырыша идем.

Хәзерге яшьләр арасында, бәлки, ваемсызлык, җавапсызлык та бардыр. Юк дип әйтә алмыйм, чөнки хәзер бала тудыру йортларында түләүле бала таптыру модага кереп китте. Әгәр ике хатын берьюлы бәбили башласа алар түләп куйган хатын-кызга игътибарны күбрәк бирергә мөмкин. Бу хакта ишеткәләгәнем дә бар. Бәбиләү ул гадәти хәл һәм аның өчен акча алу белән мин һич кенә дә килешә алмыйм. Хәзер күп хатын-кызлар бәбиләр вакыты җиткәч сөенеп көтеп торасы урынга кемгә барыйм, кайда күпме түлисе икән дип акча саный башлый.

Элеккерәк заманнарда бала табу йортлары ниндидер бер зур клиника эчендә була, акушер-гинекологлар чиратлашып эшли иделәр. Ул өч ай бала табу йортында эшли, өч ай гинекология бүлегендә операцияләр ясый һәм авыруларны дәвалый, ә аннары өч аен хатын-кызлар консультациясендә эшли иде. Әйләнеп йөргәнгә табиб универсаль була иде. Хәзер бу эш теория булып кына калды. Хәзер бала табу йортына кереп утырган табиб беркайда да күчми, гинекологиядәге һәм шулай ук консультациядәге эшне дә белми. Туган балаларның үлүенә китергән сәбәп, бәлки, шушыдыр дип уйлыйм”, ди Латыйпова.

Дөньяда табиблар ялгышмаган урын юк

Табибларның җавапсызылыгы сәбәпле үлем очраклары арта бара. 13 җинаять эше дә ачылган дип белдерә тикшерү комитеты. Бу җавапсызлык, битарафлык ни сәбәпле килеп чыга соң? Хезмәт хаклары азмы, әллә белем арттыру мөмкинлеге юкмы, әллә хастаханәләр, сырхауханәләр тиешенчә финансланмыймы?

Җавапсызлык ни сәбәпле килеп чыга дигән сорауны Азатлык Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына юллады.

“Кызганыч, табиблар башка профессиядәгеләр кебек ялгышырга мөмкин. Хезмәтләре үзенчәлекле булганга җәмгыятьтә табиблар ялгышуны кискен кабул итәләр. Табибның объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында ялгышуы бөтен дөньяда бар.

Профессиональ яктан үсү һәм табибның белемле булуы даими медицина укулары нәтиҗәсендә булдырыла”, дип җавап бирде министрлык.
XS
SM
MD
LG