Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган I республика конференциясе оештырыла


Bashkortostan - Tufan Minnullin, playwright, a painting by Fakil Gayfutdinov, Ufa, undated
Bashkortostan - Tufan Minnullin, playwright, a painting by Fakil Gayfutdinov, Ufa, undated
7 апрельдә Казанның Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә укытучыларның һәм укучыларның язучы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган I республика конференциясе уздырыла.

Татар конгрессы сәхифәсе язуынча, әлеге конференция республиканың төрле мәгариф оешмалары укытучыларын һәм укучыларын битараф калдырмаган. Сайлап алу этабына 830 гариза килгән. “Без – Туфанлы буын!” дип исемләнгән конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына 200 укытучы һәм укучы чакырылган.

Конференция Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Г.Тукайның иҗади мирасын саклау һәм үстерү фонды, Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
XS
SM
MD
LG