Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:44

Донецкида Русия тарафлы демонстрантлар өлкә хакимияте бинасына үтеп керде


Донецкида Русия тарафлы митингта катнашучылар өлкә хакимияте бинасына бәреп кергән. “Украинская правда” хәбәр итүенчә, демонстрантлар белән милиционерлар арасында бәрелешләр туган. Митингта катнашучылар бинага граната ташлаган.

Ленин мәйданында узган митингка барлыгы ике меңләп кеше җыелган. Алар украин махсус хезмәтләре тарафыннан тоткарланган “Беркут” хәрбиләрен яклап чыгуларын әйткән. Чара башында мәйданнан журналистларны чыгарып җибәрүне таләп иткән.

Луганскида Русия тарафлылар иминлек хезмәте бинасын басып алган. Бәрелешләрдә бер хокук саклаучы һәм бер митингта катнашучы зыян күргән. Демонстрантлар тәрәзәләргә ташлар һәм төтенчыгаручы таяклар ыргыта.

Харьковта Украинаның федерализациясен таләп итеп Ирек мәйданында ике митинг уза. “Интерфакс” язуынча, аларда барлыгы мең ярымга якын кеше катнаша.

Бүген шулай ук Харьковта Тарас Шевченко һәйкәле янында Евромәйдан митингы узды. Анда катнашучылар Русия гамәлләренә тәнкыйть белдерде һәм ил бөтенлеген яклап чыкты.

XS
SM
MD
LG