Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:32

Эмиль Талипов: "Театрга урта буын җитми"


Камал театры артисты Эмиль Талипов татар театрында урта буын җитмәвен әйтә. Аның фикеренчә, өлкәннәр тәнкыть сүзләре генә түгел, үзләрендәге белемне дә түкми-чәчми яшьләргә калдырырга тиеш. Эмиль Азатлык радиосы өчен махсус әңгәмә бирде.

– Эмиль, син сәнгать өлкәсендәге яңа буын ир егетләренең берсе, театрда буыннар алмашы туктаусыз барамы? Яшь театр әһелләре хәзер нинди чор кичерә?

– Хәзерге вакытта театрда урта буын актерлар җитми. Аларны бармак белән генә санарлык. Иң күренеклеләре – Әсхәт абый, Нариман абый, Илдар Хәйруллин. Кайвакыт спектакль куйганда урта буын актерларына яраклы рольләрне яшьләргә яки өлкәннәргә уйнарга туры килә.

Ә яшь актерлар җитәрлекме?

– Без килгәндә яшьләр азрак иде, барлыгы 12 кеше. Узган ел Фәрит абый яңа актерлар төркемен алды. Аллага шөкер, эшлибез, яшьләр җитә.

Бүген сәхнәгә күтәрелгән яшьләрнең кайберләре татарча начар сөйләшә. Яңа килгән яшь актерлар спектакль уйнаганда ана телендә дөрес, камил сөйләшәләрме? Син моңа игътибар итәсеңме?

– Яшьләргә татарча сөйләшә белмиләр, тавышлары юк, дип еш бәйләнәләр. Минемчә, бу яшьләрнең генә гаебе түгел, аларны бит өлкән буын вәкилләре укыта. Олы яшьтәге сәнгать әһелләребез, безне Габдулла абый Шамуковлар, Асия апалар укытты дип әйтәләр. Менә алар биргән белем кайда соң ул?

Режиссерга яшьләр белән эшләргә авыр дип зарланалар. Мин алай димәс идем, чөнки хәзерге яшьләр бик талантлы, үзләрен төрле яктан күрсәтә беләләр: җырлыйлар да, бииләр дә, ритмны да яхшы тоялар. Ә татар телен белмәү ул гаиләдән килә. Гаиләдә әти-әни татарча сөйләшмәгәч, балалар да үз телләрен оныта. Балалар бакчасында урысча сөйләшсәләр дә, гаиләдә татарча сөйләшкән бала, татар булып кала.

– Татар эстрадасында да шундый күренеш бар. Үзләре татарча җырлап та, сөйләшә белмәүчеләр артты.

– Әйе, килешәм. Мин үзем дә урысча укыгач, күбрәк урысча уйлыйм, җөмләне татарчага тәрҗемә итеп әйтү авыррак. Шуңа күрә татарча аралашырга, китаплар укырга, татарча тапшырулар карарга кирәк.

– Син яшь актерларга дәрес бирә алыр идеңме?

– Әлегә юк. Укытучы үз эшенең профессионалы булырга, аның дәресләре бик кызыклы үтәргә тиеш. Мөгаллим кеше, беренче чиратта үз өстендә эшли, тәҗрибә туплый. Ул яңа методикалар, кызыктыру чараларын эзләгәндә, аларны үзендә кулланып, җанын биреп эшләгәндә генә аның эше уңыш китерәчәк.

– Эмиль, пародия остасы буларак башкаларның тел үзенчәлекләрен, сөйләмнәрен ничек өйрәнәсең?

– Мин пародия ясарга әзерләнгәндә видеолар карамыйм, фәкать хәтер буенча гына эшлим. Артистларны мин телевизордан да, тормышта да күргән бар бит инде. Аларның гадәтләрен, манераларын истә калдырам.

– Бу талант синең бала чактан ук бармы, әллә яши-яши булдымы?

– Бу талант минем балачактан ук бардыр. Мин пародиялар белән кайчан шөгыльләнә башлавымны хәтерләмим, ничектер үзе килеп чыкты. Кечкенә чакта апалар янына егетләр килә иде, мин аларны күзәтеп, алар булып кыланып, күрше абыйларны кабатлый идем. Минем әти-әнинең: "Улым, кыланма, кешене кабатларга ярамый", дигәне истә калган. Ләкин мин аларны тыңламадым.

– Сиңа пародияләр ясау осталыгы театрга барырга этәргеч булдымы. Шул вакытта ук артист булырга кирәк дип әйттеләрме?

– Мин килгәндә җырчы булам дип хыялланган идем. Әтием бик матур җырлый, үзе белем алып җырчы булып китә алмагач, мине җырчы итеп күрәсе килде. Театр училищесына килгәч: "Нәрсәгә сиңа эстрада, хәзер бөтен кеше җырлый, артистлыкка кер, алар җырлыйлар да бииләр дә ", дип артист булырга тәкъдим иттеләр. Кызганычка каршы, әтиемнән күчкән сәләтен кулланганым юк, икенчерәк юнәлештә эшлим. "Диләфрүз", "Телсез күке" кебек музыкаль спектакльләрендә генә җырлаган бар.

– "Мәхәббәт FM" спектаклендә төп рольны башкарасың, бу роль сиңа ничек эләкте?

– Бу роль пародияләр белән мавыгып киткән вакытта эләкте. Илгиз спектакльнең черновой вариантын язып килгәч, миңа күрсәтте һәм без бу пьесаны куярга булдык. Илгиз аңа күп мәгънә салды.

Пьеса мәхәббәт, ихласлык турында. Ильяс – төп герой, аны "Иләс-миләс" дип тә йөртәләр. Ул персонаж битлекләр астына яшеренгән. Ильяс төрле тормыш вакыйгаларына күренекле артистларга пародияләр ясап, чыгу юлын таба. Ә инде мәхәббәттә бары тик ихлас булырга кирәклеген аңлый. Хәзер кешеләрне аңлап булмый, күбесе битлек киеп йөриләр. Шулай итеп алар үз-үзләрен югалталар.

– Радиода DJ ролен башкару очраклымы?

– Радио DJ – ул алымнарның берсе. Спектакльдә Иләс-миләсов радио студиядә утыра, аңа кунакка Салават Фәтхетдинов килергә тиеш. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында ул килә алмый. Эфирны коткару өчен ул чыгу юлын эзли башлый. Шулай итеп ул үзе Салават һәм башка мөхтәрәм кунаклар булып сөйләшә башлый.

– Син анда үзеңне радио DJ-лар кебек тоттың. Чынлыкта радио эфирны алып барганың бармы? Спектакльның туры эфирында, син ипотека, социаль проблемалар темасына кызыклы чыгу юлын табасың, чынлыкта DJ шулай шаяртып сөйләшә ала микән?

– Рәхмәт, чынлыкта, эфирны алып барганым юк, уемда да юк иде. Бездә сүз иреклеге бар, шуңа да туры эфирда син үз фикереңне әйтә аласың. Шулай да чикләре бар.

– Призедентка пародия ясау татарларга гомумән хас түгел кебек. Гадәттә, илкүләм кешеләренә ясыйлар. Нәрсә сиңа этәргеч бирде?

– Минем иң беренче пародиям Минтимер Шәймиевка булды. Минтимер Шәрипович үзе бу пародияне карады. Ул үзе сәхнәгә чыгып, анекдотлар өстәп бик озак кешеләрне көлдерде.

"Мәхәббәт FM" спектакленә килгәндә дә, бу пьесcа турында иң төгәл фикерне Минтимер Шәрипович әйтте. "Яшьләрчә, ләкин акыллы" – кыска гына һәм аңлаешлы фикер. Чыннан да, уйландырырлык әйберләр күп анда.

– Шул уйлана торган әйберләр арасында татар киносы турында сүз булды. "Татар киносы ГАИшник кулына каламы" инде дигән фикер дә әйтелде.

– Татар киносы булмау зур проблема булып тора. Безнең халыкның киносы булырга тиеш. Безнең ресурслар да, тарихыбыз да, күренекле шәхесләребез дә бар. Югыйсә, һәр өлкәдә алга киткән халык саналабыз.

– Синең үзеңнең дә татар киноларында катнашканың бар. Тагын кинода төшергә тәrъдимнәр бармы?

– Берзаман кино белән мавыгып киткән идек, ләкин, кызганычка каршы, бу инициатива сүрелде. Кино өчен күп чыгымнар кирәк. Бездә кино булмагач төптән үк башларга кирәк.

XS
SM
MD
LG